Татарстан Дәүләт Советы бюджетта укучы студентлар өчен мәҗбүри хезмәт кертергә тәкъдим иткән

Дәүләт бюджеты хисабына белем алучы югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен мәҗбүри өч еллык эш кертү тәкъдим ителә. Билгеләү буенча эшкә урнашудан баш тартканда, чыгарылыш студентына уку бәясен капларга туры киләчәк. Дәүләт Думасына тиешле закон проектын Татарстан Дәүләт Советы кертте, документ закон чыгару эшчәнлеген тәэмин итү системасында бастырылган, дип яза «Татар-Информ». 

Депутатлар үзгәрешләрне «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы Федераль законга кертергә тәкъдим итә. «Гражданнарны уку йортларына кабул итү <…> әлеге белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны киләчәктә үз квалификацияләре нигезендә билгеләү буенча эшкә урнаштыру турында килешү төзү шарты белән гамәлгә ашырыла», – диелә проект текстында.

Документ авторлары инициативаны Дәүләтнең бюджеттан укучыларга «күп акча» бүлеп бирүе белән аңлаталар, әмма моңа карамастан, муниципалитетларда белгечләр җитми. Шул ук вакытта чыгарылыш укучылары еш кына эш таба алмый. Тәкъдим ителгән үзгәрешләр «укуны тәмамлаганнан соң өч елдан да ким булмаган срокка яшь белгечләрне квалификация буенча эш белән тәэмин итүне гарантияли». Моннан тыш, үзгәрешләр оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрен һәм икътисадның өстенлекле тармакларын кадрлар белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтә документ авторлары.

Документка аңлатма язуында шулай ук ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары да бар. Аерым алганда, эш бирүчеләр тарафыннан игълан ителгән 67 проценттан артык эш урыннарының 40 меңнән артыгы вакантлы, ә оборона сәнәгать комплексы кадрларына ихтыяҗ 5,5 мең кеше тәшкил итә.

Чыгарылыш укучыларын эшкә билгеләү планын РФ Хөкүмәтенең вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы төзиячәк.

 


Фикер өстәү