Банклар ишеген таптаучылар арта: бурычсыз тормыш алып барып буламы?

Алганны бирә дә бел, ди халык. Акча ягы такыр булып, микрофинанс оешмалары, кредит өләшүче банклар ишеген таптарга мәҗбүр кешеләр саны кимеми, киресенчә, елданел арта гына бара. Моны саннар да раслый. Бурычсыз тормыш бармы? Язмабыз шул хакта.

2022 ел белән чагыштырганда, 2023 елда «хезмәт хакына кадәр» дип заем алучылар 12,25 процентка арткан. Кредит тарихлары илкүләм бюросы моны рекордлы күрсәткеч, ди. Хәлләрнең ничек үзгәрүен түбәндәге саннардан да чамаларга мөмкин.

Россиядә микрозаем алу

Кайчан? Күпме?
2019 ел 16,56 млн
2020 ел 16,7 млн
2021 ел 28,62 млн
2022 ел 31,1 млн
2023 ел 34,91 млн

* НБКИ мәгълүматларына таянып

Банклар кешегә кредит бирмәскә дә мөмкин әле. Ә микрофинанс оешмалары артыгын төпченеп тормый. Хәер, аларга бу кирәк тә түгел инде. Берне мең итеп кире кайтаралар бит барыбер.

– Банктан кредит алу катлаулырак, – ди финанс белгече Ләйсән Халикова. – Банкта алдан ук кеше турында барлык мәгълүматны тикшерәләр, анализлыйлар. Кайда эшли, нинди милке бар, түли алырмы-юкмы, керемнәре күпме? Микрофинанс оешмаларына кыскача мәгълүмат та җитә. Шуңа да алардан кредит алу җайлы. Банклар Үзәк банк күзәтүе астында тора. Килешүләр төзегәндә дә алар аны җентекләп эшли, чөнки зур хата ясасалар, лицензиядән колак кагулары да бар. Вакытында түләмәсә, кешене судка бирәләр. Ә микрофинанс оешмаларына килгәндә, аларның күпчелеген СРО (Саморегулируемая организация. – Ред.) контрольдә тота. Шул рәвешле, күзәтчелек булмагач, алар үзләренә күп нәрсәне рөхсәт итә. Килешүләрне дөрес төземи, процентларны югары куя һәм башкасы.

Микрозаемнарның мондый үсеше Россия икътисадына да кулай түгел, билгеле. Белгечләр искәрткәнчә, кредитын вакытында түләр өчен яңа кабат кредит алу (закредитованность) банкротлык рәсмиләштергән кешеләр санын арттыруга да китерәчәк.

Әҗәт йөген сөйрәү авырайса, кредит бурычы төп керемнең зур өлешен алып тора башласа, нишләргә? Арбитраж идарәчесе ярдәмчесе, юрист Алсу Әхмәтовадан шул хакта сораштык.

– Бурычларны ничек киметергә соң? Барыбызга да билгеле ысуллар: реструктуризация, кредит каникулы һәм рефинанслау. Әмма сезнең бурыч күләме бик тә зур булып, әҗәт күләмен капларлык дәрәҗәдә хезмәт хакы алмыйсыз икән, 127 номерлы Федераль закон нигезендә физик затларны банкрот итеп тану процедурасын тәкъдим итәм. Бу закон – авыр хәлдә калган кешеләргә зур ярдәм чарасы. Түли алмаган очракта, Арбитраж суды аркылы мөрәҗәгать итсә, кеше шушы кредитлардан азат ителәчәк, – дип аңлатты ул.

Алсу Әхмәтова әйтүенчә, яңа кредит алган вакытта, кеше элегрәк банкротлык рәсмиләштергән булуын хәбәр итәргә тиеш. «Хәер, банклар аны болай да күрәчәк. Кредит тарихында чагыла ул. Банкрот булганнан соң яңа кредит алырга ярамый дигән сүз юк», – дип аңлатты ул.

Сораштыру

Кредит түлисезме? Бурычка акча бирәсезме? Укучыларыбыздан шул хакта сораштык.

Искәндәр Нурмиев, медицина хезмәткәре:

– Кредитка мөнәсәбәтем тискәре. Әмма ипотека түлим (көлә). Берсен түләп бетердем, инде икенчесен алдым. Вакытында алып калганмын, дим. Әле өченчесен дә алыр идем, тик хәзер процентлар бик югары. Ә менә кредитка батып, телефон, машина алуларны аңламыйм. Нәрсәгә? Җәяү дә йөреп була, башка мөмкинлекләр дә бар бит. Җитәрлек акчаң юк икән, алмыйча торасың инде, җыйгач сатып аласың. Бу җәһәттән мин шулайрак фикерлим. Бурычка бирү дигәннән, миннән ике көннең берендә акча сорап торалар. Сүз дә юк, сораганга акча биреп торам. Әмма иң яратмаганым – биргән акчаны кешедән соранып, теләнеп йөрү. Үз акчаңны бит әле ул! Шөкер, соңгы елларда үзем әҗәткә акча сораганым юк. Сораган очракта да, әти-әни, туганнардан гына. Эшләгәнем җитә.

Рүзәл Шәрипов, «ТНВ» каналы корреспонденты:

– Бурычка бату начар инде ул. Әҗәтле килеш яшәгәндә, күңел тыныч булмый. Шәхсән үзем, кешенең проблемасы бар икән, бурычка биреп торам. Ләкин үзем бурычка акча алмаска тырышам. Кредитка килгәндә, сатып аласы килгән әйбереңнең суммасы зур икән, дус-иш, туган-тумача гына булыша алмаганда, кая барасың инде. Кредит та – үз урынында файдалы һәм кирәкле нәрсә. Үземнең кредитка нидер сатып алганым юк әле. Дус-ишләрем арасында кредитлы кешеләр шактый. Хәтта 20 яше дә тулмаганнарның да банкка бурычы бар. Әйтик, кредитка телефон алалар да кичектереп түлиләр.

Раилә Һадиева, декрет ялындагы әни:

– Студент вакытта кредиттан рәхәтләнеп файдалана идем. Дөрес, түлисе генә рәхәт түгел иде (көлә). Әти-әнидән артык акча сорамаска тырышып яшәдек. Заказга шигырьләр, мәктәп балалары өчен рефератлар яздым, няня булып та эшләдем, азмы-күпме стипендиям дә булды. Микрофинанс оешмаларына барганым булмады. Барырга да язмасын инде. Анысы соңгы чиктер, минемчә.

Тәүге тапкыр кредиттан кәттә телефон алу өчен файдаландым. Соңрак ноутбук алдым. Шөкер, икесен дә бернинди штрафларсыз, «просрочка»сыз башкарып чыктым. Кредитсыз яшәп булмый инде ул. Хәзерге заманда бигрәк тә. Адым саен «кредит ал» дип әйдәп торалар, көнозын телевидениедә, радиода, интернетта рекламасы әйләнә. Алмас җирдән алырсың. Хәзерге вакытта икенче машина алырга җыенабыз. Кредитка инде, билгеле.

Зәринә Хәсәншина, җырчы:

– Бурычка бирергә дә, алып торырга да яратмыйм, чөнки бу минем өчен җаваплылык. Бурычка бирми торган кешеләрне саран дияргә яраталар инде. Ә миңа калса бурычка акча алып, аны кире кайтармаучы саран! Андый очраклар тормышымда булды. Шуңа күрә бурычка да хәзер бары тик иң якын, ышанычлы кешеләремә генә бирәм.

Кредитым, әлбәттә, бар! Кредитсыз һәм ипотекасыз яшәү яшәүмени инде ул, йә! Машина сатып алырга дип кредит алдым, шөкер, аны җәен түләп бетердем. Шул ук вакытта ипотека алдым. Хәзер инде анысын түлим.

Кредит: нәрсәгә һәм күпме?

Ремонтка – 33,3 %

Көнкүреш техникасы сатып алуга – 20,4 %

Көндәлек чыгымнарга – 16,7 %

Сәяхәт итүгә – 14,8 %

Сәламәтлекне ныгытуга – 13 %

100–500 мең – 40,7 %

100 меңгә кадәр – 59,3 %

*шәхси банк уздырган сораштыруга таянып


Фикер өстәү