Бүген, 12 февральдә, Татарстанда температураның түбәнәюе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республикада урыны белән 25-28, шул исәптән Казанда да 25 градус салкын булачак. Кайбер районнарда томан төшәчәк, дип кисәтә синоптиклар.
Һава шартлары начараю сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы салкыннар вакытында иминлек кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртә.