Россия Герое Рәсим Баксиков Казанда «Киләчәк өчен» сугышчан сәнгать фестивалендә булды

Казанның «Бустан» спорт комплексында «Киләчәк өчен» дип аталган спорт-патриотик фестивале узды. Анда Россия Герое, өлкән лейтенант Рәсим Баксиков та кунак булды. Чара Татарстан башкаласында инде дүртенче тапкыр үтә. Анда бүген республиканың барлык районнарыннан һәм Идел буеның берничә төбәгеннән 350дән артык яшь спортчы җыелды.

«Яшьләр өчен мондый спорт чараларының әһәмиятен аның атамасы (»Киләчәк өчен») да раслый, ә балалар – безнең киләчәгебез. Димәк, спорт тәрбиясе безнең хәрби-патриотик вазифа дигән сүз. Без балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга тиеш. Чарага чакыруларына шатмын. Миңа аның рухы һәм катнашучыларның күтәренке кәефе бик тә ошый», – дип сөйләде журналистларга Рәсим Баксиков.

Әңгәмә барышында Россия Герое каратэ һәм көнчыгышта киң таралган башка көрәш төрләре тарихын өйрәнүен искә алды. «Бүген мин балаларның каратэдагы бер дисциплинаны (ул «ката» дип атала) үтәвен күрдем, алар аны бик чиста, профессиональ рәвештә башкарды. Минем инануымча, сугышчан сәнгать булачак ир-атларны дисциплинага өйрәтә һәм хәтерен үстерә. Тулаем алганда, бу – бик тә гадел көрәш һәм файдалы күнекмәләр, һичшиксез, тормышта аларның кирәге чыгачак», – дип искәртте ул.


Фикер өстәү