Россия Үзәк сайлау комиссиясендә Президент сайлауларына кандидатлар теркәү эше төгәлләнде.
Илбашы вазыйфасына дүрт кандидат — үзен-үзе тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПР партиясеннән Леонид Слуцкий дәгъва кылачак.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты сайлаулары илдә 15-17 мартта узачак.