Әнигә дә, бәбигә дә. Гаилә елын уздыру, ата-ана, балаларга тиешле ярдәм чаралары турында

Озак яшим дисәң, өйләнергә кирәк! Хөкүмәт йортында узган атналык брифинг бу юлы әнә шундый кызыклы фикердән башланып китте. Уйнап кына түгел, чынбарлыкны күздә тотып әйтелгән сүзләр иде бу. «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыруга багышланган очрашу шул рәвешле Гаилә елын уздыру, ата-ана, балаларга тиешле ярдәм чаралары турында сөйләшү белән үрелеп барды.

Хәзер исәпләнми

Социаль фондның Татарстан буенча бүлеге башлыгы Эдуард Вафин сүзләренә караганда, бала үстерүче ата-аналарга ярдәм итү ил сәясәтендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала бирә.

– Ана капиталы – «Демография» илкүләм проекты кысасында каралган төп ярдәм чараларының берсе. Быел аның күләме тагын да артты. Хәзер беренче балага – 630 мең сум, икенче балага 833 мең сум күләмендә ана капиталы түләнә. Гомумән алганда,  соңгы 17 елда ана капиталы күләме өч тапкыр артты. Шул вакыт эчендә аннан Татарстанда яшәүче 408,6 мең гаилә файдаланган, – дип ачыклык кертте ул.

Гаиләләр ана капиталы акчасын нигездә әнә шул максатларга тоткан:

– торак шартларын яхшыртуга (305 мең гаилә);

– балаларны укытуга (43 мең гаилә);

– ана капиталыннан айлык түләүгә (18 мең гаилә);

– пенсиянең тупланма өлешен булдыруга (171 гаилә);

– инвалид балага кирәк-ярак алу, аңа күрсәтелгән хезмәтләр өчен (2 гариза).

Сүз уңаеннан, быел ана капиталыннан файдалану шартларына кайбер үзгәрешләр дә кертелде. Беренчедән, дәүләт тарафыннан каралган әлеге ярдәмнән бала туган чорда Россия гражданлыгына ия булган ата-ана гына файдалана ала. Баласын үзе генә үстергән һәм ана капиталы алырга хокукы булган ялгыз аталар бу акчаны пенсияләренең тупланма өлешен булдыру өчен дә тота ала. Моннан тыш, быелдан башлап ана капиталы акчаларын күрше йортка тоташтырып салынган йортны төзекләндерү өчен тотарга да рөхсәт итәчәкләр. Эдуард Вафин бу урында шунысын да искәртте:

«Балаларга бердәм пособие түләүгә кагылышлы яңалыклар да бар. Быелдан башлап бала пособие алырга тиешме-юкмы икәнне ачыклаганда, «Герой ана» исеменә, «Ата-ана даны» медаленә лаек булган аналарга биргән түләүләр, 18 яше тулмаган балага банкта ачылган счеттагы процент акчалары, үсмер баланың укудан тыш эшләп алган акчалары исәпкә алынмаячак. Баланың атасы мобилизациягә эләгеп, махсус хәрби операциягә киткән икән, балага пособие билгеләгәндә әтисенең моңа кадәр алган керемнәре шулай ук исәпләнми».

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева белдерүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына балалар бакчасына йөргәндә, мәктәпкә укырга кергәндә өстенлек бирелә. Алар көллияткә, вузга укырга кергәндә, балалар сәламәтләндерү үзәкләренә барганда да чиратсыз үткәрелә.

– Татарстан Хөкүмәте карары белән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары билгеләнде. Мобилизациягә эләккән ирләрнең 18 яшькәчә балаларына бер тапкыр 20 мең сум акча түләнә, – дип ачыклык кертте министр урынбасары.

Табарга ашыкмыйлар

Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина гаилә корырга илһамландыручы тагын бер сәбәпне атады. Баксаң, өйләнгән ир-атлар буйдакларга караганда озаграк яши икән.

– Статистикадан күренгәнчә, буйдаклар кыскарак гомерле була. Алар хроник чирләргә дә, стресска да тизрәк бирешә. Шуңа күрә өйләнмичә йөргән ир-атларга бу мөмкинлектән файдаланырга, гаилә корып, тагын да бәхетлерәк яшәргә киңәш итәр идем, – диде идарә башлыгы, уенын-чынын бергә кушып.

Узган ел Татарстанда барлыгы 25,2 мең яңа гаилә теркәлгән. Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буенча төбәкләре арасында беренче урында тора. Шулай да сөенергә иртәрәк. Ник дигәндә, 2022 елда республикада күбрәк  – барлыгы 27,4 мең гаилә теркәлгән булган.

Гөлшат Нигъмәтуллина сүзләренә караганда, узган ел республикада 36 мең бала туган. Соңгы елларда Татарстанда беренче баласын соңарып кына алып кайтучылар саны арта бара икән. Әйтик, узган ел беренче баласын алып кайтканнарның нибары 19 проценты гына 25 яшькә кадәр тәүге тапкыр әти-әни булган. ЗАГС идарәсе башлыгы, сүз уңаеннан, быел туй гөрләтү өчен матур даталарны да атады. Белгечләр быел 17 март, 4 апрель һәм 30 август көннәрендә өйләнешүчеләр күп булыр, дип көтәләр.

Ананыкы – балада

Белгечләр, гаилә елында гаиләләрнең саулыгына да игътибар артачак, дип вәгъдә итә. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренә караганда, өлкәннәрнең, бигрәк тә ата-аналарның сәламәтлеге аеруча игътибар үзәгендә булачак.

– Ата-ана сау-сәламәт булса, бала да сәламәт булачак. Күп кенә программаларыбыз әнә шул максатны күздә тота да инде. Быелдан башлап диспансеризация барышында халыкның репродуктив сәламәтлеген дә тикшерәчәкләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узган елның мартыннан республикада «Сәнәгать диспансеризациясе» дигән проект тормышка ашырыла башлады. Шул рәвешле мондый оешмаларда эшләүчеләргә хәзер диспансеризация узу өчен дәвалау оешмасына барып торасы юк. Медицина хезмәткәрләре эш урынына үзләре килеп тикшерә. Шул рәвешле бер ел эчендә республиканың 681 оешмасында эшләүче 113 мең кеше эш урынында диспансеризация узган, – ди Владимир Жаворонков.

Министр урынбасары соңгы арада телдән төшмәгән абортлар мәсьәләсенә дә тукталды. Билгеле булганча, ел башыннан Казанда Республика кризис үзәге ачылды. Ул, иң беренче чиратта, бала төшертү очракларын кисәтүне күздә тота. Моннан тыш бирегә йөккә уза алмыйча азапланган хатын-кызлар да мөрәҗәгать итә ала.

– Абортларны тыябыз дигән сүз юк. Бу – хатын-кызның үз ихтыярында. Безнең төп бурыч – аның өчен зур йөк кебек тоелган мәсьәләне чишү юллары барлыгын күрсәтү, аңа тиешле ярдәм чаралары турында сөйләү һәм, кулдан килгәнчә, аны бу карарыннан кире кайтарырга тырышу. Ник дигәндә, хатын-кыз бала төшертү турында карарны еш кына акыл белән түгел, хискә бирелеп кабул итә. Күпләр бала тапкан очракта дәүләт тарафыннан үзләренә нинди ярдәм чаралары тиешлеген дә белеп бетерми, – ди Жаворонков.

 


Фикер өстәү