Риман Гыйлемханов: «Яшәсен туган як, туган нигез, туган туфрак. Рәхмәт, якташларым!»

Туган көн бәйрәмен уздырып, Арчадан Казанга кузгалгач, юл буе туган як турындагы җырларны искә төшереп, күңелдән барлап кайттым. Бихисап икән алар. Сан буенча мәхәббәт җырлары беренче урындадыр дип уйлап   йөргән идем, ялгышканмын. Әле аның мәхәббәт хисеннән ташыганнары да еш кына туган якны сагынуга кайтып кала. Берничә мәртәбә өйләнүчеләр, берничә мәртәбә кияүгә чыгучылар бар, ә туган як бер генә, димәк ул – мәңгелек мәхәббәт.

Туган җир, туган нигез «тормыш» дигән гаҗәеп дөньяга сәфәргә кузгалу ноктасы кебек. Күпмедер еллар һәм юллар узгач, без яңадан шул ноктага әйләнеп кайтабыз. Шул әйләнгеч юлны күпме вакыт һәм ничек узуыбыз туган нигездән нинди көч-куәт, рухи байлык алып китүебезгә бәйле. Гомер буе сагындыра туган як, сагыну хисе еллар узган саен көчәя, кеше хәтта мәңгелек тынычлыкны да туган җирдә табарга тели.

Миңа, Тукай рухын эзләп, Казахстанга һәм Кытайга сәфәр чыгарга туры килде. Чит мәмләкәттәге, бигрәк тә Кытайдагы милләттәшләр белән очрашканда, бездән (өч журналист кыз һәм мин) иң элек: «Сез Татарстанның кай төшеннән?» – дип сорыйлар иде. Башта моңа сәерсендек. Ә баксаң, кардәшләребез безнең арада якташлары бармы-юкмы икәнен белергә теләгәннәр. Аралашкан кардәшләребез – Кытайда яшәүче татарларның инде өченче, дүртенче буыннары, әмма ата-бабаларының туган ягы, андагы тормыш аларны бүген дә кызыксындыра икән. Гаҗәп хәл: алар бит бабалары туган Арча, Әтнә, Әлмәт, Апас якларын гомердә дә күрмәгән, әмма күңелләрендә туган якка мәхәббәт хисләре саклыйлар. Күрмәгән, белмәгән җирләрне дә шулай сагынып була икән, валлаһи. Бабалары: «Туган туфракка кайтып үлсәм, миннән дә бәхетле кеше булмас иде», – дип әйтә торган булган. Бу сүзләр, васыять кебек кабул ителеп, буыннан-буынга күчә килгән.

Мин Арчама җай чыккан саен кайтам. Әти-әнием инде вафат. Зиратка кереп, аларның кабере янында дога укыр өчен, авылдашларымны, газиз күршеләремне, балачакта су коенырга төшә торган Мөхәммәтҗаннар тыкрыгын күрер өчен кайтам мин авылга.

Туган якка мәхәббәт, нәкъ кешеләрнеке кебек ике яклы булырга, без бер-беребезнең хәлен белеп торырга, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тиеш, дип уйлыйм. Арчама кайткач, якташларымның күркәм гамәлләрен күреп куанам, хисләремне язмаларым аша башкаларга җиткерәм. Кайчак миңа: «Үз районың турында гел мактап язасың», – дип төрттерәләр. Мин: «Сез дә үз якларыгызда матурлыкны күбрәк күрергә тырышыгыз», – дим. Каршы әйтмиләр тагын. Туган көнем уңаеннан оештырылган бәйрәмгә дусларым да кайткан иде. Аларның сокланып: «Арча – Арча шул инде ул!» – диюләренә куандым. Тик менә сәхнәгә чыгып, мине мактап сөйли башлагач, бераз кыенсынган идем үзе. Күңелгә: «Нүжәли мин шундый яхшы егет инде?» – дигән шик тә керде. Ике арада югалып та калдым. Ярый, сөйләнәсе сөйләнгән инде, мактау сүзе «аванс» булыр, дип үземне тынычландырырга маташтым. Шул ук вакытта бер башка үсеп тә киткәндәй булдым. Ә дуслар алдында: «Карт кешенең юктан да күңел була инде», – дип шаярттым. Ярый әле туган якка кайтканмын. Арчага киткәндә, баш мөхәрриребез Гөлнара Сабирова Туфан Миңнуллинның: «Кешене туган җирендә зурламаслар, ул беркем түгел», – дигән сүзләрен искә төшергән иде.

Туфан абый исә, Кама Тамагы районындагы туган авылы – Олы Мәрәтхуҗаны дөньяның иң гүзәл шәһәрләренә дә алыштырмады. Аның: «Парижыгыз үзегезгә булсын!» – дигән сүзләрен бүген дә хәтерлим әле. Олуг әдибебез туган ягы, туган авылы өчен яшәде, татар авылларының милләт сагында булуларын, телебезне, яшәү рәвешебезне, иң күркәм йола-гадәтләребезне саклап тотуларын белә иде ул. Бүген Олы Мәрәтхуҗада аны фамилиясе белән атамыйлар, «безнең Туфан» дип кенә йөртәләр.

Туган якны үз итсәк, ул да безне яратыр, якташлар «безнең фәлән» дип дәшәр. Туган яктан, авылдан йөз чөерсәк, орлыклары өлгереп тамырыннан аерылган дала үләне  дүңгәләк кебек җил уңаена тик тәгәрәп йөрербез.

Яшәсен туган як, туган нигез, туган туфрак. Рәхмәт, якташларым!

 


Фикер өстәү