Әлфинур Нәҗметдинова: Тизрәк тишелсен өчен орлыкны тырнак игәве белән игәүләргә кирәк

Дөнья әле ап-ак карга күмелеп утыруга карамастан, уңган хуҗабикәләрнең уй-фикерләре инде күптән бакча, орлыклар тирәсендә бөтерелә. Һәвәскәр бакчачы Әлфинур Нәҗметдинова аларны борчыган кайбер сорауларга җавап бирде.

 

— Карбыз орлыгы начар тишелә. Үзем әзерләгәне дә, кибеттән сатып алганы да. Аны чәчүнең берәр серен әйтмәссезме?

Татьяна Анисимова. Казан

— Тизрәк тишелсен өчен орлыкның очын (үсенте чыгара торган өлешен) тырнак игәве белән игәүләргә яки кечкенә кайчы белән кисеп алырга кирәк. Шуннан соң орлыкларны авызны пешермичә генә эчеп була торган җылы суга салып, төнгә калдырырга. Орлыклар суда тулысынча күмелергә тиеш. Шуннан соң гына туфракка утыртырга.

Икенче төрле ысулы да бар. Карбыз орлыкларын ярты сәгатькә 50 градуслы кайнар суга салып торабыз. Шуннан соң берәр савытка дымлы пычкы чүбе эченә, мамык дисклары яки кәгазь сөлге арасына үрдерергә куябыз. Дымлы торсын өчен савыт өстен пленка белән ябабыз да җылы урынга куябыз. Җылылык 25 градус чамасы булсын, җылылык батареясына дә куеп торырга мөмкин. Үргәч, иң көчлеләрен аерым савытка туфракка утыртабыз.

 

Базиликны бик яратам, ләкин аны рәтлебашлы үстерә белмим. Май ахыры июнь башында үсентеләрен ачык туфрактагы помидорлар янына утыртып куям. Әмма ул бик начар үсә, кайберләре корый. Нилектән шулай икәнен һич аңламыйм.

Римма Яруллина. Мамадыш районы

— Яктылык һәм җылы җитми, димәк. Помидор үсентесе, ботаклар чыгарып, бик тиз үсеп китә. Ә базилик үсентесе (аны кәлшәдән үстерү әйбәт), акрын үсүе сәбәпле, күләгәдә утырып кала. Шуңа күрә үсентеләрне кояшлы, җил тими торганрак урынга утыртырга кирәк. Ә май аенда һич югы 2–3 атнага теплицага утырту әйбәт. Мондый мөмкинлек булмаса, төнгә өстен каплап куярга кирәк.

Сүз уңаеннан, базилик ботактан әйбәт үрчи. Теплицага берничә үсенте утыртып, ботаклангач, аларны кисеп, суда тотарга да, тамыр җибәрә башлагач, июнь урталарында ачык туфракка утыртып куярга мөмкин.

 

Кибеттән орлык ала башласам, күпме кирәк булыр икән, дип аптырыйм. Әз алсаң җитмәс, күп алсаң, саклау вакыты чыгып әрәм булыр кебек

Сәвия Галиуллина. Балык Бистәсе

– Иң элек шуны белеп тору зыян итмәс: 1 кв. м мәйдандагы уңдырышлы туфрактан 2,6–3 кг томат, баклажан, татлы борыч уңышы җыеп алырга мөмкин. Кыярдан – 2–3 кг, кабак, ташкабактан – 2,5–3 кг. Кишер, чөгендер, петрушкадан – 3–4 кг. Яфраклы салат, шпинат, укроптан – 1,5–2 кг. Иртә өлгерешле кәбестәдән – 2,5–3 кг, соң өлгерешле кәбестәдән – 4,5–5 кг.

Шуннан чыгып, үзебезгә күпме орлык кирәк буласын исәпләп чыгарырга мөмкин. Уртача саннардан файдаланабыз. 10 кв. м мәйданга помидор, кәбестә утырту өчен (кәлшәдән) 0,3–0,5 г; кыяр, кабак, ташкабак өчен 4–6 г орлык кирәк. Кишер, петрушка, базилик, яфраклы салат – 5–6 г; укроп, редис, чөгендер өчен 15–18 г орлык кирәк булачак.


Фикер өстәү