Дәрвишләр бистәсендә яңа мунча нишләп ачылмый?

P.S. «Халык авазы»на бер көндә бер үк эчтәлектә ике мөрәҗәгать килде.

– Дәрвишләр бистәсендә яңа мунча төзегәннәр иде. Кайчан ачарлар икән? Әзер кебек тора инде ул. Нигә ачмыйлар икән? Халык сорый бит.

Исемем редакция өчен генә

 – Дәрвишләр бистәсендәге мунчаны моннан берничә ел элек сүткәннәр иде. Хәзер инде яңаны төзеделәр. Әмма кайчан ачылыр икән соң ул? Казанга мунчага йөрү кыйммәткә төшә. Халык азаплана. Мунча булырмы, юкмы – бик беләсебез килә.

Форсаттан файдаланып, «ВТ»га рәхмәт әйтәсе килә. Газетагызны бик яратып укыйм. Бик әйбәт! Редакциядәгеләргә исәнлек телим!

«Ислам» мәчетенә йөрүче бабайлар исеменнән Мөнәвир абый

 

Казан мэриясе матбугат хезмәте:

– Казан шәһәре Совет районы администрациясе мәгълүматлары буенча, 2024 ел азагына мунча ачылырга тиеш.

Редакциядән. Казан шәһәре Думасы депутатлары белән очрашу вакытында Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов та 2024 ел азагына кадәр әлеге мунчаның ачылачагын хәбәр итте. «Хәзерге вакытта эчке эшләр, проект дизайны эшләре бара. Төзү өчен җаваплы оешма үзенең вәгъдәсеннән кире кайтмый. Ел азагына мунчаны ачарга вәгъдә итәләр», – дигән ул очрашуда.


Фикер өстәү