Украинада тынычлык урнаштыруның шартын әйткәннәр

Американың Огайо штатыннан сайланган сенатор Дэвид Вэнс Украинада нинди шартларда тынычлык урнаштырып булуын аңлаткан. Бу хакта ул “Politico” басмасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә сөйләп үткән, дип яза “Lenta,ru”.

Вэнс әйтүенчә, Украинада тынычлык урнаштыру өчен Киевка территорияләренең бер өлешен бирергә кирәк булачак.

“Тынычлык урнаштыру Украинадан шактый ук территорияләрен бирүне таләп итәчәк, конфликттан чыгуның бердәнбер юлы бу”, – дип билгеләп үткән ул.

Сенатор әйтүенчә, Көнчыгыш Европада кораллы конфликтны дәвам иттерү өчен АКШның тиешле мөмкинлекләре юк. Ул шулай ук Көнбатыштагы сәясәтчеләрне Россия белән конфликтның төгәлләнү срогын әйтергә чакырган.

“Безгә чынбарлык белән күзгә-күз очрашырга туры киләчәк”, – дип йомгак ясаган сүзенә Дэвид Вэнс.


Фикер өстәү