Марат Кәбиров: Сәламәтлегеңне күбрәк бетергәнсең икән, димәк, әйбәт эшләгәнсең…

Математика һәр очракта да дөрес түгел ул. Бер карасаң, бу гайре табигый хәл булып тоела инде, мондый нәрсәләрнең булуына ышанырлык та түгел. Математика тиклем математика да без ышанганча эшләмәсен әле. Ул да шулай хыянәт иткәч, бүтән бернәрсәгә дә ышанып булмый дигән сүз бит инде бу.

Менә шундый гади генә бер гамәл. Син миңа нәрсәдер эшлисең, мин сиңа акча түлим. Әйтик, син бик кыйммәтле эш эшлисең, миллион сумлык. Һәм мин сиңа миллион сум түлим. Аннан соң син миллион сумга миннән ниндидер бер яхшы әйбер сатып аласың. Мин сиңа ул нәрсәне бирәм һәм теге эшләп тапкан миллионыңны алып калам. Син намус белән тиреңне түгеп эшләдең һәм яхшы нәрсәгә ия булдың. Барысы да гади генә.

Монда барысы да төгәл кебек инде, бернинди дә хата юк. Ике икең дүрт шикелле. Тик шундый ук гамәлне чүт кенә бүтән өлкәгә күчерәбез икән, барысы да танымаслык булып үзгәрә. Сәламәтлек өлкәсенә, мәсәлән.

Менә син тормышыңны матурларга, барысын да җайларга тырышып, көне-төне тир түгәсең. Аңа карап кына әллә ни артып китә алмыйсың, әмма дөньяң чынлап та арулана бара. Эшлисең, акча аласың, шул акчага тормышыңны корасың. Төзисең, җайлыйсың, ризык җыясың. Барысы да яхшы. Тик бер мәлне сәламәтлегең какшый башлый. Чөнки син теге вакытта көчеңне, акылыңны гына түгел, ә сәламәтлегеңне дә түктең. Көчеңне, сәләтеңне, сәламәтлегеңне акчага әйләндердең.

Акчаң бар. Менә хәзер математика кануны буенча син шул акчага түккән көчеңне, сәләтеңне, сәламәтлегеңне кире кайтарып ала алырга тиеш бит инде. Һич югында сәламәтлегеңне. Түгелгән көчне кире кайтару мәсьәләсе хәл ителмәгән. Сарыф ителгән сәләт тә кире кайтмый бугай. Сәламәтлекне кайтарып була. Һәрхәлдә, без шулай уйлыйбыз. Менә тазалык чүт кенә ныграк какшасын да, сәламәтлек сизелерлек бетсен дә табибка барырбыз, ул безгә өеп-төеп сәламәтлек биреп җибәрер сыман тоела. Бары тик саулыкның сизелерлек дәрәҗәдә бетүе кирәк. Аз гына кимегән өчен барып йөрисе килми. Патшалар шөгыле түгел…

Математика буенча шулай булырга тиеш бит инде. Син сәламәтлегеңне биреп, акча алдың. Хәзер акчаңны биреп, сәламәтлек алырга тиешсең. Тормышның нәкъ менә шушы төшендә математика кануны эшләми башлый. Син зур өметләр белән табибка барасың, акчаңны түлисең, ә ул… сиңа сәламәтлек биреп җибәрәсе урынга дарулар төяп җибәрә. Ә дару белән сәламәтлек – икесе ике нәрсә.

Шул математика эшләмәгән өчен, син хәзер шымытыр башына утырып каласың. Сәламәтлегең дә юк, акчаң да. Кочак-кочак даруларың гына бар. Әйтү дә кыен, ишетү дә гарьлек инде мондый нәрсәне, тик әйтми дә калып булмый. Син бөтен гомерең буена фәкать шушы даруларны алу өчен эшләгәнсеңдер кебек булып чыга. Шуның хакына сәламәтлегеңне бетергәнсең, көчеңне түккәнсең, төннәр йокламагансың… Дарулар хакына! Адәм ыстырамы…

Бер карасаң, картайган көнеңдә күбрәк дару бирсәләр дә әйбәт инде. Бу бит инде бишмәт тутырып орден-медаль тагып, чәчәкләр күтәреп басып торган кебек. Сәламәтлегеңне күбрәк бетергәнсең икән, димәк, әйбәт эшләгәнсең. Өч таблетка тотып басып торсаң, никадәр гарьлек булырга тиеш. Бөтен гомерең өч таблетка гына тора дигән сүз бит инде… Математика буенча шулай…

Математика дөрес эшләми бу заманда. Хәрамләшә ул.

 


Фикер өстәү