Рәшит Фәтхрахманов: «Гаҗәеп дөнья» якында инде

1908 елда Париждагы Лоншан ипподромында гадәттән тыш хәл була. Газеталар ул көнне булган ат ярышы хакында түгел, ә зәңгәр, ак һәм көрән төстәге күлмәкләр кигән өч чибәр хатын-кыз турында язалар. Аларны күпләп халык җыелган җиргә ярымшәрә килүдә гаеплиләр. Юк, алар өчесе дә өсләренә күлмәк киеп килгәннәр килүен, әмма күлмәкләре тәнгә шулкадәр сыланып тора: аларны күргән хатыннар күзләрен читкә бора һәм тизрәк ирләрен ул тирәдән алып китәргә ашыга. Җитмәсә күлмәкләр тезгә кадәр ерылган. Газеталар яңа моданы гариплек дип тамгалый, иләмсез дигән бәя бирә. Әмма Париж дизайнеры Маргэйн-Лакруаның эластик тукымадан махсус теккән күлмәкләрне өч модельне яллап публикага махсус күрсәтүе эзсез үтми.

Әйе, егерменче гасыр башы Франциясе дизайнерны кискен гаепли, аның исеме бүтән телгә алынмый, ләкин ул башлаган революция соңрак 1920–1930 елларда Европада кайтаваз бирә: яңа буын модельерлар аның эшләнмәләрен үзләренә үрнәк итеп ала һәм җәмгыятькә кертеп җибәрә. Большевиклар диктатурасы урнаштырылгач, кием-салымдагы революцион агым безнең татарларга да үтеп керә. Бүгенге татар җәмгыяте чамадан тыш бизәнгән картаеп баручы эстрада җырчысының бот төбенә кадәр ерылган күлмәк киеп, сәхнәдә болганып йөрүен бик табигый кабул итә. Ярымшәрәлек эстрадага гына түгел, гадәти тормышка да нык үтеп керде. Мин хәтерлим: үзе дә хатын-кыз булган мәктәп директоры хатын-кыз укытучыларга дресс-код турында гел искә төшереп торуга карамастан, бик тәрбияле һәм әхлаклы булып саналган хатын-кыз укытучылар да дәресләргә челтәр кием киеп керүне чүпкә дә санамый, изүләр шулкадәр ачык: күкрәкнең яртысын күрми калу бик тырышканда да мөмкин түгел иде. Боларны күрсә, 1908 елгы француз нәрсә дип әйтер иде? Юк, мин кием, дресс-кодлар турында сөйләшүне максат итеп куймадым. Аның хәзер дресс-коды да шәрәлекне хуплый. Башына хатын-кызның традицион кием өлеше булган яулык бәйләп йөрүчеләрне кайбер оешма җитәкчеләре эшкә алмый, алса, киемне «нормага туры китерү»не таләп итә. Хәзерге Россия элиталары бер классик рус язучысының Себер авылында чит ирнең хатын-кыз башыннан яулыгын тартып алуының нинди фаҗигагә китерүен сурәтләгән әсәр язуы турында белмиләр. Белсәләр, «норма»ның нәрсә икәнен аңларлар иде.

Автор кешеләр аңында барган әверелешнең сәбәпләре турында сөйләшергә тели. Барысы да Дарвинның «Табигый сайланыш нәтиҗәсендә төрләрнең килеп чыгуы һәм яшәү өчен көрәш барышында уңай расаларны саклау» дигән китабыннан башланган дисәм, гаҗәпләнерсез, билгеле. «Монда Дарвинның ни катнашы бар?» – диярсез. Игътибар итегез: мин сезгә беренче тапкыр китапның тулы исемен китердем, исемнең расалар турындагы өлешен безгә күрсәтмиләр. Дарвин теориясе – чынлыкта британ финанс элиталары проекты. Алар бик яхшы аңлый: кешеләрне Аллаһтан ерагайтмасаң, аларның әхлагын бозып, фикерләүдән мәхрүм итеп булмый. Ягъни кол итә алмыйсың. Дарвин теориясеннән коммунизм тәгълиматы, Ницше тәгълиматы үсеп чыга. Соңгысыннан Гитлер үз идеяләрен чиләкләп чумырып ала. Килешәсездер: кешелек җәмгыятен бик зур фаҗигаләргә этәргән идеяләр.

Томас Гексли исемле кешене «Дарвин бульдогы» дип йөртәләр. Ул – атаклы язучы Олдос Хакслиның туган бабасы. Фамилияләрдәге авазларның үзгәртелүе, бәлки, бәйләнеш артык күзгә ташланып тормасын өчендер. Гексли – үз оныгын гына түгел, дөньякүләм танылган бик күп язучыны тәрбияләгән, аларның карашларына тәэсир иткән, англосакс расаның чисталыгы өчен көрәшкән кеше. Сезнең Путин авызыннан «Англосакслар безгә каршы сугыш башлады», «Англосакслар тыныч килешүгә юл куймый» дигән сүзләрен ишеткәнегез бармы? Димәк, көрәш һаман бара. Язганың аңлашылмый дип әйтергә ашыкмагыз, фикерләп укырга тырышыгыз, чөнки бу бик мөһим, үзегезнең һәм оныкларыгызның киләчәге турында сүз бара. Сез әгәр дә Казанга барып, ай-ти паркка керсәгез, яисә югары технологияләр белән бәйле башка шундыйрак урыннарда йөрсәгез, алардагы китап күргәзмәләренә игътибар итегез. Аларда, һичшиксез, Олдос Хакслиның «Бу гаҗәеп дөнья» дигән китабын күрми калмассыз. Китапны бүгенге элиталар үзләренең «Библия»се урынына йөртә. Анда киләчәк җәмгыяте тасвирлана. Ул җәмгыять сыйныфларга бүленгән. Өстен сыйныф грек алфавитындагы «альфа» хәрефе белән исемләнә, иң түбән коллар сыйныфын «эпсилон» дип йөртәләр. Кешеләр ана карынында түгел, пробиркада үсеп, дөньяга килә. Аларны, яралгы хәлендә үк төрлечә тәэсир ясап, я өстен сыйныф вәкиле, я кол булырга әзерлиләр. Ул җәмгыятьтә һәркем үзен бәхетле тоя, чөнки «сом» дигән синтетик наркотик куллана. Бу «гаҗәеп дөнья»дан читтә яшәүчеләр дә бар, аларны «кыргыйлар» дип атыйлар.

Безне акрын гына шул җәмгыятькә күчәргә әзерлиләр. Моның өчен әдәбият, сәнгать чараларының барысы да кулланыла. Предиктив программалаштыру дип атала бу. Баш миләрен массакүләм контрольдә тоту һәм кирәкле юнәлешкә бору өчен әдәби әсәрләр, нәфис фильмнар, музыка файдалануны күз алдында тота. Моны психологик эшкәртүнең нечкә формасы дип атыйлар. Кешеләр гаҗәпләнә: Оруэлл китапларында язганнар ничек тормышка аша, диләр. Тормышка ашсын өчен, махсус планлаштырып иҗат ителгән китаплар алар. Биографияләренә күз ташласагыз, Хаксли белән Оруэлл арасында да зур бәйләнеш булуын күрер идегез. Кешеләрне махсус рәвештә киләчәкнең шул хуҗалар һәм коллар җәмгыятенә әзерлиләр. Бу хайван инстинктларын үстермичә һәм әхлакны юк итмичә мөмкин түгел. Һәм без күрәбез: бер телефон шалтыравы нәтиҗәсендә миллионнарын ниндидер билгесез банк хисапларына күчерүче, соңгы ыштанын салып бирергә әзер торучы кешеләр тәрбияләнде инде. Эксперимент гаҗәп уңышлы бара. Кешеләр уйлау сәләтен югалтып бетереп килә. Соңгы көннәрдә генә британ парламентының Лейбористлар партиясеннән депутат Шарлотта Николс үлгән кешеләргә дә җенес алыштыру хокукы бирә торган яңа закон проекты тәкъдим итте. Берәү дә депутатны психиатрик клиникага озату турында сүз кузгалтмады. Димәк, «гаҗәеп дөнья» якында инде.


Фикер өстәү