Счетчикларны кайчан алмаштырачаклар?

Без Балык Бистәсендәге Октябрьнең 60 еллыгы урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортта яшибез. 14 ай элек безнең йортта 7 счетчик ватылды. Районнан белгечләр килеп алыштырды. Әмма алар озак эшләмәде, бер ай дигәндә кабат ватылдылар. Казаннан «Татэнергосбыт» белгечләре кайтып алмаштырачак, көтегез, диделәр. Җиде ай узды инде, әле һаман килүче юк. Ул счетчиклар эшләмәгәч, без гомуми йорт чыгымнарын да күбрәк түлибез булып чыга бит инде. Аларны кайчан алмаштырырга җыеналар икән?

Раилә Дудко. Балык Бистәсе

«Татэнергосбыт» идарәсеннән:

– 2018 елның 27 декабрендәге 522 номерлы федераль закон нигезендә «Татэнергосбыт» идарәсе белгечләре 2020 елның 1 сентябреннән Татарстандагы күпфатирлы торак йортларда урнашкан сафтан чыккан, яраклылык вакыты беткән электр энергиясе счетчикларын алмаштыра башлады. Балык Бистәсендәге Октябрьнең 60 еллыгы урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортта 80 счетчикның 14е алмаштырылды. Идарә белгечләре тарафыннан уздырылган тикшерү барышында хәзерге вакытта биредә нибары 1 счетчикның гына ватык булуы ачыкланды. Якын арада ул алмаштырылырга тиеш.


Фикер өстәү