«Аллаһы Тәгаләнең догаларны кире какмый торган сәгатьләре бар»

Локман Хәким нәсыйхәтләре

– Таңда әтәч кычкыргач, йокыңнан тор, намазыңны укып, хәләл кәсепкә кереш. Әтәчтән дә ялкау булма. Пәйгамбәребез әйткән: «Сезнең хәерлегез дөньясы дип ахирәтне куймас, ахирәте дип дөньясын куймас, икесен дә тигез күрер һәм башкаларга йөк булмас».

– Тәүбәңне икенче көнгә калдырма − үлемнең кайчан киләсен белмисең. Гөнаһлы кешенең гөнаһы − гөнаһ кылганнан соң тәүбә кыйлмыйча, тәүбәсен кичектерүдә. Үлем килгәч, тәүбә капкасы ябыла.

– Телеңне истигъфарга гадәтләндер. «Әстәгъфируллаһ, Әллааһүммәгъ-фирли»ләрне еш әйт.

– «Көнгә ким дигәндә 70−100 мәртәбә истигъфар әйтегез» (хәдис). Чынлыкта, Аллаһы Тәгаләнең догаларны кире какмый торган сәгатьләре бар.

– Белгән гыйлемнәреңне тормышта дөрес итеп кулланырга өйрәнмичә, яңа гыйлем артыннан чапма. Гыйлеме булып та, аны куллана белмәгән кеше китап төягән ишәккә охшый. Ишәк өстендә китап күбәюдән файда юк, ишәкнең йөге генә арта.

– Дөнья ул − диңгез. Бик күпләр анда батып үлә. Исән каласың килсә, тәкъвалык, канәгатьлек көймәсенә утыр.


Фикер өстәү