Майонезмы яки каймак: кайсысы зыянлырак?

Салат ясау, соус әзерләү өчен иң еш кулланыла торган ризыклар бу. Ләкин әледән-әле, тегесе дә, монысы да зарарлы, чөнки составында май күп, дигән фикерне ишетергә туры килә. Ләкин организмга май да кирәк бит. Көндәлек ашау-эчүдә аның өлеше 30 процент булырга тиеш, ди белгечләр. Шул ук вакытта бер кашык үсемлек мае (бик «белдекле» кешеләр майонез яки каймакны шуңа алыштырырга киңәш итә) 100 процент майдан тора!

Каймак майонезга караганда майлырак, шуңа күрә тегесенә өстенлек бирергә кирәк, диючеләр дә бар. Чынында исә каймакның диетик сортларында май күләме хәтта майсыз майонезныкыннан (нигезен үсемлек майлары тәшкил итә чөнки) да кимрәк. Инде килеп, каймактагы май майонездагыныкыннан зарарлы, чөнки сыер маенда холестерин күп, дип акыл өйрәтүчеләр дә байтак. Әмма, белгечләр ышандырып әйткәнчә, табигый каймактагы холестеринның әллә ни зыяны юк. Майонездагы «трансжир»лар, төрле Е-өстәмәләр исә күпкә куркыныч.

Әлбәттә, ризык әзерләгәндә нәрсәне кулланасын һәркем үзе хәл итә. Шулай да белгечләр майлылыгы зур булмаган табигый каймакка өстенлек бирергә киңәш итә. Анда май микъдары аз, ә аксым күп.


Фикер өстәү