Татарстан башкаласында «Киләчәк уеннары» халыкара турнирының рәсми ачылыш тантанасы бара. Чарада катнашучыларны һәм спортчыларны Россия Президенты сәламләде.
— Хөрмәтле турнирда катнашучылар! Дуслар! Россиядә фиджитал спортының пионерларын сәламләүгә шатмын. Бу, чыннан да, киләчәк уеннары! — диде ил Президенты.
Россия Президенты әйтүенчә, спортның классик төрләрен һәм киберспортны берләштерү идеясе Россиядә туган.
— Безнең ил планетаның әйдәп баручы спорт державаларының берсе, — диде ул. — Без һәрвакыт спортны һәм аның югары гуманистик кыйммәтләрен алга сөрү өчен чыгыш ясадык. «Киләчәк уеннары» – дөньякүләм спорт өчен бүләк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat