Арча укытучысы «к» хәрефеннән башланган 30 меңнән артык сүздән торган китап язган

Арча районының Кәче мәктәбе укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин  «к» хәрефеннән башланган 30263 сүздән торган «Кәрим коесы» дип исемләнгән хикәя язган. Хезмәте Россия рекордлар китабына керер дигән өмете дә бар аның.

Хәйдәр Зәйнуллин үзе – Пөшәңгәр авылы егете. Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаган. Хезмәт юлын Утар-Аты мәктәбендә физика, математика, астрономия укытучысы буларак башлый. Тик ул үзен нигәдер «физкультурник» дип таныштырды. Димәк, спорт күңеленә якынрак. Берүзенә ике кушамат: «Фанат» һәм «К». Соңгы ярлык шушы китап аркасында тагылган. Заманасында төрле мәктәпләрдә барлыгы тугыз фәннән укыткан ул. Хәзерге вакытта Кәчедә физкультура, физика, ОБЖ фәннәрен укыта. Шул ук вакытта берничә мәктәптә һәм Арча укучылар сараенда шашка түгәрәкләре, Арча педагогия көллиятендә шахмат-шашка түгәрәкләре алып бара. Аның укучылары – шашка, шахмат, өстәл теннисы, өстәл хоккее, бадминтон, волейбол, милли көрәш, гер күтәрү һәм башка спорт төрләре буенча район чемпионнары, призерлары. Ә бер укучысы – Татарстан һәм Россия чемпионы. Хәйдәр абыйның үзенең дә спорттагы нәтиҗәләре куанычлы. ГТО тапшыру буенча республика зона ярышлары призеры,  райондагы дартс, шашка, 100, 400, 600 метрга йөгерү буенча узган ярышларда күп тапкырлар чемпион булган.

Язган китабы турында тәмләп сөйләде ул. Ә иң күңелгә ятканы: «Татар теле бик бай ул! Бер генә төрле хәрефтән башланган сүзләрдән дә калын китап язарга мөмкин», – диюе булды.

– Кызым Чәчкәнең 8 нче сыйныфта укыган чагы иде. Татар теле укытучысы Фәрдия Нәбиуллина бары бер генә төрле хәрефтән башланган хикәя төзергә кушкан. Эштән кайтсам, Чәчкәбез, тырыша-тырыша: «Кәрим белән Кәримә Каенсар авылында кое казый», – дип хикәя язып маташа. «Әти, булыш әле», – ди. Бергәләп ике битлек язма яздык. Сыйныфташлары ике җөмлә дә төзи алмаган. Ә безнекен укытучысы мактаган, – ди 53 яшьлек Хәйдәр Зәйнуллин. – Ике айдан соң әлеге язманы дәвам иттерергә булдым. Мәктәптән кайтып, эшләрне бетергәч, каләм тибрәтергә утырам. Кичке 11дән төнге 2гә кадәрге сәгатьләрнең сихри көче шундый зур. Әллә нинди кызыклы әйберләр язарга этәрә. Дүрт ел дәвамында китапның беренче кисәге язылып, басылып чыкты. Ул вакытта ул 17 мең 438 сүздән тора иде. Район китапханәсендә китапны халыкка тәкъдим итү кичәсе булды. Арча районы җитәкчелеге ярдәме белән басманы 200 данә бастырдык. 2020 елда коронавирус сәбәпле, өйдә укытырга туры килде. Шул вакытта вакытны бушка уздырмадым. Тагын өч елдан икенче өлешен тәмамладым. Тугыз ел Каенсар авылы тормышы белән яшәдем. Кызык, «к» хәрефе бер тапкыр да төшкә кермәде. Ә менә китапны укый-укый кайберәүләрнекенә керергә дә мөмкин.

Кесәсендә һәрвакыт каләм белән кәгазь йөрткән. Берәр фикер килсә, тиз генә язып куйган. Иң мөһиме – вакыйгаларны бер-берсенә бәйләп, эзлеклелекне югалтмау. Җөмләне башлап, аны тәмамлау җиңел түгел. Иң озын җөмләсе – 325 сүзле.

Хәйдәр абый әйтүенчә, әсәрдә XX гасырның 60 нчы елларыннан алып хәзерге көнгә кадәр Каенсар авылы тормышы тасвирлана. Төп герой – Кәрим. Аның тулы бер гомерен чагылдыра. Ул – күпләргә үрнәк шәхес. Күрше кызы Кәримә белән гаилә корып, кешеләргә игелек кылып, авырлыкларны бергәләп җиңеп яши. Картлык көннәрендә дә бәхетле гомер кичерәләр.

Китапка «Кыш килде» дигән хикәя, «К» хәрефеннән башланган котлаулар, кроссвордлар, киңәшләр, кулъязмалар, берничә көйгә сүзләр һәм башкасы кертелгән. Бер котлавы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен махсус язылган.

Аннан тагын башка хәрефтән хикәя язу теләген дә сораштык. Менә бу урында шикләнеп куйды. Әлегә аның өчен иң бай хәреф – «к». Бәлкем, башка хәрефтән кечкенә хикәяләр язар.

Аның кебекләр тагын бармы? Николай Культяпов 16 мең «о» хәрефе белән башланган «Ольгин остров» дигән юмористик әсәр язып, Гиннесның Рекордлар китабына кергән икән. «Берәр битле өзекләр укыган бар, тик минеке кебекне күргәнем юк. Бәлкем, мин дә хикәям белән рекорд куярмын», – ди укытучы.

Аның егет чагында үз рекордлар китабы булган икән. Су астыннан 36 метр үткән, су астында суламыйча 1 минут 34 секунд торган. Скакалкада 1 минутка – 173, туктамыйча алга – 800, артка – 126 тапкыр, ераклыклыкка 5 метр 20 сантиметрга сикергән. Бертуктамый йөрү һәм йөгерү – 5 сәгать 55 минут (якынча 50 чакрым юл). Бер көндә велосипедта 80 чакрым ара узган.

Хәзерге вакытта Хәйдәр Зәйнуллин «Шашка уйный беләсеңме?», «Гаилә иҗаты», «Кызыклы мизгелләр» дип исемләнгән китаплар яза. Бер каләм җене кагылса, тиз генә чыкмый шул ул. Хәйдәр абый безне әллә ниләр белән шаккатырыр әле.


Фикер өстәү