Зөфәр + Айсылу

Спас районының Урта Йорткүл авылында  уңган, булдыклы, тырыш, кеше кайгысын уртаклаша белә торган, киң күңелле  халык яши. Терлеген асрый, каз-үрдәк үстерә, умарта тота, балаларын олы тормышка күтәрә, югалмаска, тормышны дәвам итәргә тырыша. Авыл тормышында зур роль уйнаган, кешеләргә яшәү дәрте өстәгән, тормыш мәгънәсен аңларга ярдәм иткән пар –  Зөфәр һәм Айсылу турында булыр минем язмам.

Гаиләдә өлкән бала булганлыктан,  Айсылу һәм Зөфәргә йорт эшләренең күп өлеше һәм кечкенә энеләрен-сеңелләрен карап үстерү бурычы йөкләнә. 1974  елда алар икесе дә  1 нче сыйныфка  укырга керәләр. Шушы ук елларда сабыйлар күңелендә укытучы булу теләге уяна. Алар укуларын күрше авылдагы Чәчәкле урта мәктәбендә дәвам иттерәләр. Интернатта торып уку – үзе бер кызыклы тормыш, инде күңелләрдә мәхәббәт дигән сихри, аңлатып булмаслык хисләр уянган  рәхәт чак.

Шуннан соң язмыш егет белән кызны сынап карарга була, күрәсең. Урта мәктәпне гел «5ле» билгеләренә тәмамлаган Зөфәр Казан дәүләт педагогика  институтының физика-математика факультетына укырга керә. Шуннан  хәрби хезмәткә чакырыла.

Айсылуны язмыш бөтенләй башка юлдан алып китә. 1980 нче елларда дәүләт «Сыйныф белән авылда» дигән шигарь астында чыгарылыш укучыларын  авылда калдыру сәясәте алып барды. Айсылу,  мәктәпне тәмамлагач,  яшьтәшләрен  авылда калырга үгетли һәм ышандыра. Комсомол-яшьләр бригадасы төзеп, Чапаев исемендәге колхозда сыер савалар, алдынгы уңышларга ирешеп, пардан матур күлмәкләр киеп, Казанның Яшьләр үзәгендә уздырылган форумда катнашалар. Комсомол оешмасы секретаре буларак, җәмәгать эшләрендә, мәдәният дөньясында төрле чаралар –  КВНнар, бәйрәмнәр, өмәләр, Сабан туйлары оештыруда башлап йөрүче лидер иде Айсылу. Ләкин кечкенәдән уянган  укытучы булу теләге сүнми. Ул уйларын мәктәп, колхоз, партия оешмасы, авыл советы җитәкчелегенә җиткерә, әти-әнисе белән киңәшләшә. 1985 елның сентябрендә Урта Йорткүл мәктәбе директоры Мансур Хәсәнов  аны озайтылган көн группасы тәрбиячесе итеп эшкә чакыра, шуннан соң бу тырыш комсомолканың мәктәптәге педагогик хезмәт юлы башланып китә. Ул, ныклап әзерләнеп, Казан дәүләт педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә укырга керә. Шушы ук мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы буларак эшен дәвам иттерә.  Мәктәптә, авылда, районкүләм чараларда бик теләп катнаша. 2005 елда – «Сыйныф җитәкчесе» бәйгесендә  өченче урынга, 2010  елны Ел укытучысы ярышында лауреат исеменә лаек була. Казанның 1000 еллыгына  әзерләнгән класстан тыш чара белән күрше  Ульян өлкәсе Димитровград шәһәрендәге татар гимназиясендәге укучылар белән очраша. Җыр дәресләрендә балаларны җырлау серләренә, сәхнәдә үз-үзеңне тоту осталыгына өйрәтә, мәктәп репертуарына күп яңа җырлар кертә. Тормыш көйләнгән кебек, ләкин чынлап бәхетле булу өчен икенче яртың белән кушылып, гаилә корып, балалар үстерергә кирәк бит әле.

Кайда соң Зөфәр? Ул, хәрби хезмәтне тәмамлап,  икенче курста укый. Соңрак читтән торып уку бүлегенә күчә һәм Спас районы Урта Йорткүл  мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Ул мәктәптә оештырган спорт ярышларында, хәрби- патриотик чараларда укучылар бик теләп катнаша. «Ягез әле, егетләр!», «Күңелле стартлар», «Аҗаган» хәрби уены, «Солдат җыры смотры» кебек кичәләрне көтеп алалар һәм күтәренке рух белән бик теләп катнашалар. Зөфәр «Яшь фотограф» түгәрәге алып барды. Әле аклы-каралы фото заманында физика кабинетына бикләнеп, кичләр буена «закрепительләр һәм проявительләр» белән беренче фотоларын ясаган балалар бик бәхетле иде. Шул елларда төшерелгән, ясалган аклы-каралы сурәтләр, мәктәп, авыл тарихын чагылдырып, бүген «Туган як тарихы» музеенда, гаилә архивларында саклана, альбомнарны актарган саен, күңел сәхифәләрен яңарта. Зөфәр – музыкаль белем алмаган, үзлектән өйрәнгән  оста  баянчы. Бу һәвәслек аңа әтисе  Әнвәр Мортаза улыннан күчкәндер, ул мандолинада татар халык көйләрен бик оста башкара иде. Зөфәр мәктәптә информатика дәресләрен укыта, бу дәресләрне балалар көтеп алалар. Кичләрен килеп, өстәмә шөгыльләнәләр.  Яшь укытучы  заманча информатик технологияләрдә бик әйбәт «йөзә». Яңа телевизор көйләргә, «Триколор» яки «Летай» тапшырулары бозылса, тиз арада акча күчерергә туры килсә, барыбыз да аңа мөрәҗәгать итәбез. Ул һәрвакыт вакыт таба, булыша яки телефон аша киңәшләрен бирә,  ярдәмсез калдырмый.

Айсылу белән һәм Зөфәр өйләнештеләр, туйларында без аларга ак бәхетләр, зур уңышлар, күп балалар һәм оныклар, дәвамлы озын тормыш теләдек. Ходайның «амин» дигән вакытына туры килгәндер, теләкләребез тормышка ашты. Вәлиевләр –  бүген авылымның иң тәртипле,   һәркем кызыгырлык һәм үрнәк алырлык иң бәхетле гаиләсе. Уллары Айдар, КФУны тәмамлап,  Казандагы  кадетлар мәктәбендә математика һәм информатика укыта. Хатыны Лилия белән Айлинә исемле кыз үстерәләр. Кызлары Алия Казан медицина көллиятенең фармация бүлегендә  белем ала. Зөфәр белән Айсылу яңа йорт төзеп керделәр, монда  барлык уңайлыклар булдырылган, рәхәтләнеп яшисе генә. Йорт каралты-куралы, төзек, бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәк үсә.  Хәзерге вакытта гомуми педагогик стажлары буенча алар икесе дә законлы пенсиядә, ләкин кул кушырып өйдә утырмыйлар. Зөфәр  Урта Йорткүл авылы мәдәният йорты мөдире булып  эшли,   шул ук вакытта мәктәптә дә укыта, ә Айсыл – сәнгать җитәкчесе.

Менә шулай, 28 ел тәүлек буена гел бергә, тормыш шатлыкларын-кайгыларын, эш-мәшәкатьләрен бергә күтәрәләр, кулга-кул тотынышып, алга баралар. Тирә-якка үрнәк булырлык бәхетле тормыш кордылар, шул бәхетне өч авыл халкына да өләшәләр, чөнки безнең мәдәният йорты өч авылга хезмәт күрсәтә. Вәлиевләр эшли башлагач, авылның мәдәни тормышы нигездән үзгәрде. Заманча җиһазландырылган, матур стендлар белән бизәлгән мәдәният йортына балалар, әти-әниләр, яшьләр, әбиләр, бабайлар бик теләп йөри,  актив катнашалар, тормышның тәмен табалар. Авылда  бәйрәмнәр бик кызыклы үтә, концерт-фестивальләрдә һәр кеше теләп катнаша. Татар эстрадасы артистлары белән дә тыгыз элемтәдә тора Зөфәр белән Айсылу. Төрле коллективлар клубыбыз сәхнәсендә даими чыгыш ясыйлар, тормышыбызга ямь өстиләр. «Гашыйклар көне», «Әбием сандыгы», «Укытучым – якты истәлегем», «Ир күрке – хатын, хатын күрке – ир» кебек тематик кичәләрдә авыл халкы теләп катнаша.

Зөфәр баянын алып сәхнәгә чыкса, ә янында «күңел сандугачы» Айсылу халык җырларын һәм заманча җырларны  башкарса, халык йөрәгенә май булып ята, күңелләрдә сихри хисләр уяна, дөньяга, тормышка башка күзлектән карый башлыйсың. Бу парның бәхетле язмышына читләрнең күзе тимәсен, Ходаем бәла-казалардан сакласын. Зөфәр белән Айсылудан  башка  бүген авылдашларымның тормышы күңелсез, сай һәм киләчәксез булыр иде.

Сарим  Нургаязов


Фикер өстәү