Түбән Камада СВОдан ялга кайткан егет һәм аның сөйгәне рәсми рәвештә ир һәм хатын булганнар. Туйда район башлыгы Рамил Муллин да катнашкан, ул бу яңалыкны үзенең telegram-каналында сөйләде.
Муллин билгеләп үткәнчә, хәзер хәрби хезмәткәрнең икеләтә җаваплылыгы артачак — ватанны сакларга һәм кайгыртучан ир булырга кирәк булачак.
Шулай ук Муллин яшь парларга бәхет, үзара аңлашу һәм уңышлы мөнәсәбәтләр теләде.