Путин россиялеләрнең Париждагы Олимпиадада катнашу шартларын билгеләргә кушты

РФ Президенты Владимир Путин Спорт министрлыгына һәм Россия Олимпия комитетына (ОКР) Россия спортчыларының 2024 елда Парижда узачак Олимпиадада катнашуы буенча тәкъдимнәр эшләргә йөкләде. Бу хакта 25 февральдә дәүләт башлыгы ярдәмчесе Игорь Левитин «Физик культура һәм спорт өлкәсен үстерү уңышлары» пленар утырышы барышында белдерде.
Аның сүзләренчә, ведомстволарга россиялеләр Олимпия уеннарында нинди шартларда катнашачак һәм халыкара спорт оешмалары тарафыннан нинди декларацияләр язылачак дигән сорауларга җавап әзерләргә кирәк булачак.

Парижда Олимпиада 26 июльдән 11 августка кадәр узачак.


Фикер өстәү