Түбән Кама районында пассажирлар утырган автобус юл кырыена очкан

Бүген Түбән Кама районында пассажир автобусы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, сәгать дүртләр тирәсендә Чистай — Түбән Кама автомобиль юлында 58 яшьлек Hyundai автобусы йөртүчесе тизлекне арттырган һәм кюветка очкан.

Барлык пассажирлар ашыгыч медицина ярдәме бригадасы табиблары ярдәме алган, зыян күрүчеләр юк. Килеп чыккан хәлнең барлык шартлары ачыклана.


Фикер өстәү