Владимир Путин җәмәгать транспортын камилләштерүгә акча бүленеп биреләчәген әйтте

Россия Президенты Владимир Путин илдә җәмәгать транспортын камилләштерү, яңарту өчен акча бүленеп биреләчәген әйтте.Бу хакта ул Федераль Җыенга Юлламасында белдерде.

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, 2030 елга кадәр ил субъектлары өстәмә рәвештә 40 меңгә якын автобус, троллейбус, электробус һәм трамвайга тулыланачак. Бу максатларга өстәмә рәвештә федераль бюджеттан 150 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.

Путин әйтүенчә, аерым игътибар мәктәп автобусларына биреләчәк.

-Шулай ук мәктәп автобуслары паркы яңартылачак. Моның өчен 60 миллиард сумнан артык акча тотылачак. Техника Россиядә җитештерелергә тиеш, — диде ул.


Фикер өстәү