Казан урамында электробус йөри башлады

 Казанда беренче электробус тест режимында эшли башлады. Экотранспорт 3нче номерлы троллейбус маршруты буенча, «Елга порты» тукталышыннан алып Академик Глушко урамына кадәр йөри. Беренче пассажирларның берсе шәһәр Мэры Илсур Метшин булды, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

«Без шәһәр экологиясен ничек яхшырту турында бик күп уйлыйбыз. Электр транспорты – бу мәсьәләдә беренче номер, чөнки һаваның 75% пычрануы автомобильләргә бәйле. Хәзер безнең күп кенә автобуслар газ-мотор ягулыгында эшли. НефАЗлардан электробусларга кадәр барып җитәрбез дип өметләнәбез, – диде шәһәр башлыгы.

Электробус «КАМАЗ» ААҖ тарафыннан эшләнгән. Заманча инновацион транспорт 80 пассажирга исәпләнгән, шул исәптән 35 утырту урыны да каралган. Тулысынча корылган аккумуляторларның йөрү запасы 50 км, максималь тизлеге 75 км/сәг тәшкил итә. Электробус цифрлы прибор панеле, климат-контроль һәм видеокүзәтү системасы белән тулысынча җиһазландырылган, анда икеле пыяла пакет урнаштырылган. Халыкның аз мобильле төркемнәренә аерым игътибар бирелгән – идәннең түбән дәрәҗәсе , пандус һәм тупланма мәйданчык барлык пассажирлар өчен дә югары комфорт тәэмин итә. Җитештерүче компания вәкилләре сүзләренчә, транспортта кешеләргә уңайлы булсын өчен барысы да бар.


Фикер өстәү