Казанга 4-6 мартта эшмәкәрләр җыела

4-6 мартта Казанда XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Шул уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров журналистлар белән очрашты.

Аның сүзләренчә, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган эшмәкәрләр беренче көндә дискуцион мәйданчыкларда, икенче көнне күргәзмәдә катнашачак. Өченче көнгә Кукмара районына сәфәр кылачак.

– Безне агрохолдинглар кызыксындырмый. Ул башка җыенның максаты. Безгә авыл җирлегендә үз-үзен тәэмин итүче һөнәрче гаиләләрне барлау кирәк. Кукмара районы һөнәрчелек һәм эшмәкәрлек буенча әйдап баручы районнарның берсе, шуңа күрә эшмәкәрләрне әлеге районга алып барабыз, – диде Данис Шакиров.


Фикер өстәү