Татарны саклаучы җиде кодны тәкъдим иттеләр

Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең башкарма директоры Фәрит Уразаев журналистларга татарны саклаучы җиде кодны тәкъдим итте.
– Илнең нигезе ул – авыллар. Бүген авыллар бетү проблема ил дәрәҗәсендә зур сорау белән билгеләнгән. Россия киңлекләрендә күп күләмдә авыллар юкка чыгу процессында татар авыллары үзләрен ничек тота, аларны ничек сакларга һәм үстерергә, дигән сорауларны без үзебезнең татар милләтенең гамәл стратегиясеннән чыгып, татарны саклаучы җиде кодны билгеләдек, – диде ул.

Алар – татар аты, татар казы, татар балы, бакчачылык, татар шәле, тальян, сәламәтлек. 5 мартта оештырылган күргәзмәдә әлеге брендларның барысы да тәкъдим ителәчәк.
– Татарстанда 12 мең умартачы, аларның 108 мең умарта оясы бар. Бу санны Россия күләмендә унга тапкырларга кирәк. Барлык балның 92 проценты шәхси хуҗалыкларда җитештерелә. Халык аны азык итеп бары 2 процентын гына кулланыла. Бу – татар халкын саклауда умартачыларның роле бик зур, – диде Фәрит Уразаев.


Фикер өстәү