Руслан Закиров: «Һәр нәрсәнең чын бәһасе вакыт узгач кына беленә»

Җырны җырлап бетерер өчен генә җырлаудан ни мәгънә? Ягымлы баритон тавышлы яшь җырчы Руслан Закиров белән җырның мәгънәсе, җиңел һәм җитди җырлар, ашыгып яшәү турында сөйләштек. Беренче концертын Зур концертлар залында уздырырга җыенучы егет нәрсә турында хыяллана? Гомумән, хыял – нәрсә ул?

– Руслан, балачактан башлыйк әле.

– Балачагымның күп өлеше Яшел Үзән районының Норлат авылында, дәү әнием һәм дәү әтием янында узды. 2007 елга кадәр, бер җәйне дә калдырмыйча, айлар буе шунда тора идем. Утын кисү, балык тоту, печән әзерләү – эшләнмәгән эш калмады, кыскасы. Ә 2007 елдан узган елга кадәр һәр җәем (хәер, җәем генә дә түгел) «Сәләт»тә узды. Әлеге хәрәкәт миңа бик тәэсир итте. Бүгенге дусларым, кызыксынуларым шул мохиттә формалашты, дисәм дә була.

– Сәхнәгә ничә яшьтә чыкканың хәтердәме?

– Беренче сыйныфта булды микән соң… Анысын әни белә инде (көлә). Бераздан музыкаль мәктәпкә йөри башладым. Мине башта баян классына биргәннәр иде, вокал укытучысы янына үзем бардым. Ә тугызынчы сыйныфта, шушы юлдан китәргә кирәк, дип, музыкаль көллияткә кердем. Аннары Җиһанов исемендәге консерватория… Хәзер менә үзем укыган консерваториядә укытам.

– Сезнең өйдә нинди җырлар яңгырый иде?

– Төрлесе булгандыр. Ләкин мин Мөслим Магомаев, Марио Ланца, Хәйдәр Бигичев җырларын аеруча яратып тыңлый идем.

– Кумирың бар идеме?

– Кемнедер идеал, кумир итеп санаганымны хәтерләмим. Хәзер дә шулай. Җыр ничек туа? Шагыйрь хис-кичерешләр кушып, ниндидер вакыйгаларга нигезләнеп, шигырь иҗат итә. Композитор шагыйрь язган сүзләрне үз призмасы аша үткәреп, тагын төсләр өсти. Артист менә шушыларны үзе аша да үткәреп, тамашачыга җиткерә. Талантлы шагыйрьләр, композиторлар булмаса, шундый бөек җырлар булмаса, талантлы артистлар да булмас иде.

– Ягъни һәр җырның үз тарихы, үткән юлы бар. Син теге яисә бу җырны башкарыр алдыннан бу турыда уйланасыңмы?

– Музыка үзе барын да эшли ул. Син аңа үзең көйләнәсең. Минем өчен иң мөһиме – эмоция җиткерү. Ә моның өчен җырның сүзләренә игътибарлы булырга кирәк. Әйтик, «Бүләк ит син миңа җан җылысы…» – дип язган Мансур Шиһапов. Бу – гади сүзләр генә түгел. Автор безгә хис-кичерешләре турында сөйли.

Бүгеннең иң зур проблемасы – без һәрвакыт ашыгабыз. Чабабыз да чабабыз үзебез, нәтиҗәдә эшләгән эшебез дә юк кебек. Тукталып, менә шулар турында уйлыйсы иде. Җырны җырлап бетерер өчен генә җырлаудан ни мәгънә? Текст, көй һәм син бер бөтен булганда гына тамашачы да үзен бу бөтенлекнең бер өлеше дип санаячак.

– Кызганыч, бүген халыкка менә шундый тирән мәгънәләргә караганда җиңел, примитив дәрәҗәдәге җырлар якынрак. Бу каршылыкны ничек җиңәргә?

– Без бит инде көн саен опера да тыңлый алмыйбыз. Ни генә эшләсәк тә, ул җиңел җырлар барыбер колакка керәчәк. Һәм мин моны шулкадәр начар күренешкә санамыйм. Халык шулай ял итә. Шул ук вакытта опера карарга йөрүчеләр дә бик күп бит. Ә операга күбрәк әзерлеге һәм вакыты булган тамашачы гына. Тагын ашыгуга әйләнеп кайта инде. Безнең бит озаклап, иркенләп опера тыңлап утырырга вакытыбыз да юк.

Шулай да, халыкны, шартлы рәвештә әйтсәк, җитди җырлар тыңларга да өйрәтергә була. Бәлки, кайчан да булса музыкаль театрга нигез сала алсак, халык анда егылып йөрер? Аннан соң, моны аңлаган һәркем ни дә булса эшли ала. Мисал өчен, социаль челтәрләргә видеоязма куйганда, нигә әле Миләүшә Хәйруллинаның җырын файдаланмаска?

– Миләүшә Хәйруллина, димәктән, «Кави-Сәрвәр» операсы турында да сөйләшик әле. Кайчан да булса без аның чын мәгънәдә бик әһәмиятле вакыйга булуын аңларбыз. Ә син ул вакыйганың бер өлеше булуыңны аңлап җиткердеңме?

– Бәяләп җиткерелмәгән вакыйгалар бик күп. Моның өчен вакыт узу кирәк. Гомумән, һәрнәрсәнең чын бәһасе вакыт узгач кына беленә. Профессиональ музыка күзлегеннән караганда, «Кави-Сәрвәр» – ул, чын мәгънәсендә, грандиоз вакыйга. Анда катнашу түгел, аны үз күзләрең белән күрү дә – бәхет.

Минем өчен генә түгел, мөгаен, бу операда катнашкан һәр кеше өчен бу зур үсеш булгандыр. Чөнки монда һәр кеше, һәр деталь роль уйнады. Безнең алда ул вакытта вакыйгаларны, геройларыбыз кичергән хисләрне ничек бар, шулай җиткерү бурычы тора иде. Ә бу – гаять зур эш.

– Руслан, тиздән – 7 мартта син үзең дә тамашачы алдында имтихан тотачаксың. Беренчедән, тәүге концертың Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узачак. Моның белән бик сирәкләр генә мактана ала. Икенчедән, симфоник оркестр, хор катнаша. Җиңел юл сайламагансың…

– Мин беренче концертымның сыйфатлы музыка, хор, оркестр, профессиональ музыкантлар катнашында узачагын белә идем. Дөресрәге, ул шулай булырга тиеш кебек тоелды. Нәрсә һәм кем белән башкаруымны аңлагач, аның кайда башкарылачагы да мөһим бит. Шуңа да ул нәкъ

менә Зур концертлар залында узачак.

Бу идеямне консерватория дә хуплагач, башкарып чыгачагыма ышангач, менә шундый зур эшкә алындык. 55 кешедән тора торган хор, 60лап кешелек оркестр, музыкантлар… Кыскасы, бик ныклап әзерләнәбез. Мин үземнең танылмаган, күпләр өчен билгесез булган артист икәнемне беләм. Дөресен генә әйткәндә, бу мөһим дә түгел. Мин классик җырлар башкарам. Аны ротациягә бирү яки кая да булса урнаштыруның мәгънәсе бармы икән? Әмма бу концертны оештырган чакта миңа ышанган, көнне төнгә ялгап миңа ярдәм иткән кешеләр бик күп булды. Мин аларга мең рәхмәтле.

– Бу концерт хыялың идеме?

– Хыял бит ул – чынга ашмый торган әйбер. Әти-әниләр, якыннар исән-сау булсын, балалар авырмасын, менә бу – хыял. Ә бу концерт – максаттыр.

 


Фикер өстәү