Биолог Александр Созыкин бадәм чикләвеген (миндаль) көн саен куллануның файдасы турында сөйләде.
Белгеч сүзләренчә, тискәре йогынты ясаучы күрсәтмәләр булмаса, көндәлек рационга 10-16 бадәм чикләвеге өстәргә киңәш ителә. Андагы антиоксидантлар канда холестеринны тупламаска һәм кан басымын төшерергә ярдәм итәчәк.
«Миндаль – алыштыргысыз аминокислоталар, аксым, туендырылмаган май кислоталары (Омега-3), клетчатка, Е, В2, В7, В9, В12 һәм башка витаминнар, калий, кальций, хром, марганец, магний, бакыр, фосфор чыганагы», — ди биолог.
Созыкин билгеләп үткәнчә, миндаль шулай ук кандагы шикәр дәрәҗәсенә уңай йогынты ясый, чөнки анда магний күп. Бу чикләвек икенче типтагы диабет белән авыручылар өчен аеруча файдалы. Моннан тыш, бадәм – анемияне профилактикалау өчен дә яхшы.
Алай да белгеч бадәм чикләвегенең аллергенпродукт булуын кисәтә. Шулай ук бу чикләвекләрне күп ашау организмга кергән майларның артык булуына китерә, ә йөрәк авырулары булган пациентларда йөрәк мускулының кыскару ешлыгынаа тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat