«Казан Экспо»да фиджитал-туй үтте

«Казан Экспо» үзәгендәге «Киләчәк шәһәре»ндә үзенчәлекле вакыйга – фиджитал-туй узды!

Оештыручылар аңлатканча, никахлашу тантанасына парны 1 мартта никахлашырга карар кылучылар арасыннан ясалма акыл сайлаган. Шулай итеп, «Киләчәк шәһәре»ндә Елена һәм Егор Ореховлар гаилә корды.

– Безгә тәкъдим килде һәм без бу тәкъдимнән баш тарта алмадык, – дигән Ореховлар. – «Киләчәк уеннары»нан үзебезнең якты киләчәккә атлый башлыйбыз.

Яшь гаилә спортка битараф түгел. Елена – бодибилдинг буенча спорт мастерына кандидат икән. Казанда уза торган «Киләчәк уеннары»на да кызыксынулары бар.


Фикер өстәү