Казанда Шамил Усманов урамында берничә машина катнашында авария булган. Социаль челтәрләрдә урыныннан видеоязма пәйда булды.
Бастырылган кадрларга караганда, юл-транспорт һәлакәтендә берьюлы дүрт автомобиль бәрелешкән. Аларның берсе көрткә очып киткән. Һәлакәт сәбәбе нәрсә булган һәм зыян күрүчеләр бармы-юкмы, хәбәр ителми.