Путин гражданнарны хәрби җыеннарга чакыру турында указга кул куйган

РФ Президенты Владимир Путин 2024 елда запаста торучы гражданнарның хәрби җыеннарына чакыру турындагы указга кул куйган.

Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган документ нигезендә дәүләт башлыгы 2024 елда Кораллы көчләрдә, милли гвардия гаскәрләрендә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару хәрби формированиеләрендә, дәүләт саклау органнарында һәм ФСБда хәрби җыеннар узу өчен гражданнарны чакырырга карар чыгарды.


Фикер өстәү