Данис Шакиров: Татар эшмәкәре – авылның таянычы

4–6 мартта Казанда XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Кемнәр алар – бүгенге татар «бай»лары, җыеннан соң нинди нәтиҗәләр ясала? Әлеге һәм башка сорауларны без Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировка бирдек.

Данис Фәнисович, эшмәкәрләрнең милләт үсешенә керткән өлеше ни дәрәҗәдә зур дип саныйсыз?

Авыл гомер-гомергә илнең, татарның яшәү чыганагы булып торды, ул бүген дә, иртәгә дә шулай булачак. Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены да татар авылын яшәтү мәсьәләләренә багышлана. Шуңа күрә безгә эшмәкәрләр үзенең өлкәсендә, җирлегендә, авылында татар яшәешен тәэмин итүчеләр, авылны яшәтүчеләр буларак кадерле. Төбәкләрдәге татар авылларын торгызу, мәдәният йортларының, ФАПларның, социаль объектларның уңышлы эшләве – шушы эшмәкәрләр җилкәсендә. Татар конгрессы 2024 елны Шәхесләр елы дип игълан итте. Шул уңайдан мин татар авылларын торгызучыларны бүгенге көн шәхесләре дияр идем. Яшь буын авыл җирлегендә калсын өчен, беренчедән, аларны эш һәм яхшы хезмәт хакы белән тәэмин итәргә, икенчедән, яшәр өчен шартлар тудырырга кирәк. Шуңа күрә авылларны саклау механизмының төп юлы да – анда эшмәкәрлекне үстерү. Ул хәрәкәт бүген бар, чөнки авыл тормышы зур үзгәрешләр кичергән чорда халык арасыннан чыккан булдыклы кешеләр, базар мөнәсәбәтләреннән файдаланып, яңача эшли башладылар. Авылны яшәтүнең тагын бер алшарты ул – милли тормыш һәм дин. Гөрләп торган татар авылларында диннең көчле булуы шуны дәлилли. Шунысы куандыра: соңгы елларда эшмәкәрлеккә яшьләр дә тартыла. Әйтик, Чувашия авылларындагы өч катлы йортларның беренче катында – әби-бабай, икенчесендә – әти-әни, өченчесендә бала-чага, яшьләр яши. Бу – бик күркәм күренеш бит. Һәм быел, Гаилә елында, без үз һөнәрләрен балаларына, оныкларына тапшырган гаиләләр турында күбрәк сөйләячәкбез, күрсәтәчәкбез. Ә андыйлар бездә бар.

«Татар байлары» дигән төшенчә бүген эшлиме?

Халык телендә «Уң кул биргәнне сул кул белмәсен» дигән бик матур бер әйтем бар. Бүгенге көн эшмәкәрләре матди яктан ярдәм итүләрен сөйләп йөрми. Беренчедән, алар аны күңел кушуы буенча эшләсә, икенчедән, бүгенге шартларда үз исемеңне яңгыратмау отышлырак. Алар өчен эш нәтиҗәсе мөһимрәк. Ә андый эшмәкәрләр һәр төбәктә бар. Моннан тыш, эшмәкәрлекне Сабан туйларына өлеш кертүчеләр белән генә бәйләргә кирәкми. Алар – ел дәвамында туган авылында яшәп, шул авылны күтәрүчеләр.

Инде ничә ел уздырыла торган җыенның нәтиҗәләре нинди? Ул аралашу, фикер алышу, сүз генә сөйләшеп калуга кайтып калмыймы?

Әгәр ул кирәксез чара булса, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның җыенны оештыруга хәер-фатихасы булмас иде. Аннан соң җыен меңләгән кешене дә бер мәйданга туплый алмас иде. Биредә катнашучыларның һәркайсы – эш кешесе, кырык якка чәчелеп яткан эшләрен калдырып киләләр икән, бу җыенның кирәклеген һәм мөһимлеген күрсәтә. Алар монда кунак булыр өчен җыелмый. Өч көн дәвамында барган эшлекле чараларда бик теләп катнашалар. Шушы кешеләрнең җыелуы табигый булып күренсә дә, әлеге хәрәкәтнең нигезендә бик четерекле мәсьәлә ята. Тагын шунысына басым ясап әйтәм: эре эшмәкәрләр «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумына җыела. Ә монда урта һәм кече бизнес вәкилләре турында сүз алып барыла. Һәм безгә йөзләгән сыер асраучы фермерлар түгел, ә уртакул эшмәкәрләр кирәк.

– Шулай да бу тәҗрибә уртаклашу кайсы якка күбрәк файда китерә? Без чит төбәкләрдәге эшмәкәрләргә нәрсә тәкъдим итә алабыз? Аларда безнекеләр өчен нинди шартлар бар?

Беренчедән, монда инвестицияләр турында сүз алып бару дөрес түгел, ягъни җыенда теге яки бу төбәкләрдәге эшмәкәрләрнең Татарстанга керү мәсьәләсе тормый. Ул – башка форумның максаты. Безнең төп бурыч – тәҗрибә уртаклашу нәтиҗәсе буларак, үзләренең җирлекләрендә билгеле бер тәртип-кагыйдәләрне кертеп җибәрү. Без алардан татар мохитен булдыру, тормышын кору өчен ярдәм сорыйбыз, алар – үз җирлекләрендә аерым бер проектларны алга сөрүчеләр. Әйтик, Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов Башкортстанның Төмәнәк авылында «Бабай утары» этнокомплексын булдырды. Самара өлкәсенең Гали авылында барысы да диярлек үсемлекчелек белән шөгыльләнә, теплицалар тоталар. Форум делегатлары, аннан йөреп кайткач, шушы юнәлешкә игътибарын арттырды. Чувашия авылларын күреп кайткач, милли тормыш һәм динне бергә үреп баруның бер системасын булдырдылар. Без Казанга килгән эшмәкәрләргә Татарстандагы программалар турында түгел, ә федераль ярдәмне куллану шартлары турында сөйлибез. Ә бит күпчелек эшмәкәрләр дәүләт ярдәме турында белми. Һәм алар аңа өметләнми дә.

– Төбәкләрдәге милли эшмәкәрлеккә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөнәсәбәте нинди?

– Татар эшмәкәре – кайсы гына төбәктә яшәсә дә, татар дөньясының таянычы, терәге. Шул ук вакытта аларның карашлары Казанга төбәлгән, безгә тартылалар: Татарстан теге яки юнәлештә нәрсә эшли, нәрсә тәкъдим итә, федераль программаларны ничек тормышка ашыра? Аларны күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу – барысы да Татарстанның никадәр тарту көче барлыгын дәлилләүче фактор булып тора. Тәҗрибә уртаклашу белән беррәттән, алар, Татарстанга килеп, үз күзләре белән күрә, аннан соң үзләрендә сыный. Һәм иң мөһиме: җыенда катнашучы һәр эшмәкәрнең үз милли йөзе бар. Бу яктан караганда, милли эшмәкәрлекнең роле зур.

– Татарстанда да, башка төбәкләрдә дә татар эшмәкәрләре элек-электән терлекчелек белән игенчелеккә йөз тотып эшли. Соңгы елларда яңа юнәлешләр барлыкка киләме? Яңалыкка омтылу күзәтеләме?

– Терлекчелек һәм игенчелек белән беррәттән, теге яки бу продукцияне эшкәртү һәм сату мәсьәләсе дә бар. Бу уңайдан кооперация системасы эшли башлады. Моннан тыш, бакчачылык тармагы киң җәелеп килә. Бүген Россиядә җиләк-җимешкә ихтыяҗ бик зур. Шуңа күрә алма бакчалары үстерүгә игътибар артты. Күптән түгел генә без, татар атының генетикасын тикшертеп, татар токымын булдырдык. Чираттагы максатыбыз – казның татар токымын чыгару. Татарстандагы һәм Россия төбәкләрендәге татар авылларында хәләл продукция җитештерү буенча шактый тәҗрибә тупланды. Халкыбызда мондый  ризыкка ихтыяҗ елдан-ел арта бара, чөнки ул – яшәү рәвеше дә, продукциянең сыйфаты да.

– Татар авыл эшмәкәрләренә хас нинди уртак авырлыклар бар?

– Татар эшмәкәрлегенә аяк чалучылар – эре агрохолдинглар. Пай җирләрен тапшыру, дәүләт субсидияләрен зур күләмдә аларга бирү эшмәкәрлекне дә киметә, татар авылының киләчәген дә шик астына куя. Ләкин мин – рухым белән позитив кеше. Һәм җыенга килгән эшмәкәрләр белән аралашудан туган фикер: татар авылларының киләчәге бар. Киләчәктә ризык куркынычсызлыгы мәсьәләсе алга калкып чыгачак һәм халык үз-үзен продукция белән тәэмин итәргә омтылачак. Ә продукция бары тик үз җиренә ия кешедә генә булачак һәм телиме-теләмиме ул барыбер җиргә кайтачак.

 

XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына кагылышлы кызыклы фактлар

– Казанга илебезнең 50гә якын төбәгеннән 800 татар эшмәкәре җыела.

– Иң ерак төбәкләрдән килүче делегатлар – Красноярск өлкәсе һәм Бурятиядән.

– Иң зур делегация быел да Башкортстаннан килә.

– Эшмәкәрләр  быел, аерым эш тәҗрибәсен уртаклашу өчен, Кукмара районына барачак.

– Җыенда 4 дискуссия мәйданчыгы эшләячәк: авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сату мәсьәләләре, авылларны саклау һәм үстерүдә татар брендының роле, игенчелек, үсемлекчелек тармагындагы инновацияләр һәм белгечләр әзерләү, терлекчелек. Авыл хуҗалыгына кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә читтә калмаячак.

– Бүген Россиядә 4200 татар авылы бар. Татар дөньясында үзенең яшәеше белән Чувашиянең Тукай, Урмай, Шыгырдан авыллары, Самара өлкәсенең Гали авылы, Камышлы районы, Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылы, Пермь краеның Барда районы, Мари Элның Бәрәңге районы, Мордовия республикасының Әксүн, Әзүркә авыллары аерылып тора.

 

 

 


Фикер өстәү