Авылда мәчет төзеткән Рәфыйк Фәтхуллов: Һәр урамның үз мәчете булса, йөрергә җайлырак

Мордовия Республикасындагы Ләмбрә районының Аксюн авылы эшмәкәре Рәфыйк Фәтхуллов авылында мәчет төзеткән. Сабан туе дисеңме, башка чараларны оештырумы – авылдашларына, милләттәшләренә гел ярдәм итә ул. «Күбрәк биргән саен, бәрәкәте дә күбрәк», – ди эшмәкәр. Татарлар телен, динен югалтмасын, һәр яклап үссен өчен тырышуы.

Аксюн авылында  400ләп йортта 1500 тирәсе кеше яши. Дүрт урамлы авыл бу. Шуның өчесендә мәчет бар. Берсен Рәфыйк Фәтхуллов салдырган. Авылда – кибет, аннан читтәрәк кафе, кунакханә тоталар.

– Халык дингә тартыла. Һәр урамның  үз  мәчете булса, йөрергә җайлырак бит. Менә шундый ният белән ике катлы иман йорты төзеттем. Халык намаз укырга  йөри. Балалар да, хатын-кызлар да килә. Рамазанда авыз ачтырабыз.  Шөкер, иман арта, – дип сөенә 59 яшьлек эшкуар.

Авыл Саранск шәһәреннән – 8 чакрым ераклыкта. Яшәр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Клуб  эшли.  Ике ел элек яңа мәктәп ачылган. Анда 120ләп бала укый. Булган әйберне саклап, аны үстерергә тырышалар. Рәфыйк әфәнде авылында баганаларга ут куйдырткан, зират, юлларны рәтләргә булышкан. Аксюн авылында оештырылган бөтенроссия авыл Сабан туе, республика Сабан туйлары да  аның ярдәменнән башка узмый. Бүләкне дә юмарт өләшә. «Федераль Сабантуйларда икешәр машина әзерлибез. Берсе –  көрәштә баш батыр калучыга, икенчесе – ат чабышында беренче урынны алучыга. Республика Сабан туенда да кыйммәтле бүләкләрне кызганмыйбыз», – дип шаккатырды ул.

«Авыл тавышлары» дигән ярыш та оештыра икән әле. Җыр-биюгә сәләте булган талантларны барлау өчен менә дигән мөмкинлек. Быел 16 нчы мәртәбә узачак.

Мондый игелекләр иясе кем ул, дисезме? Ул – «Юлдаш» крестьян-фермер хуҗалыгы рәисе. 24 ел элек оештырганнар аны. 2,5 мең гектар җире бар, 500 баш ат асрыйлар. Цехларында казылык, колбасаның 27 төрен җитештерәләр. Хәләл ризыкның тәмен Казан, Ульян һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләр дә белә.

Ярдәм сорап килүчеләр шактый. Ул моны аңлап кабул итә. «Кешене сөендерү күңелле бит ул. Башкалардан кызганмасаң, Аллаһы Тәгалә үзеңә дә күбрәк бирә. Бар халык мул яшәсен. Шул вакытта милләтебез дә бай булачак. Һәрберебез тырышырга, үз гаиләләребезне тәрбияләргә, башкалар турында да уйларга тиеш», – ди ул.

Хатыны Зәйтүнә белән алар ике ул: Рушан һәм Дамирны үстергән. Уллары инде, авылда яңа йортлар төзеп, башка чыккан.

Мордовия, Аксюн авылы

 


Фикер өстәү