Апас районының Коштавылы авылында «Минем беренче намазым» дигән бәйге узды

Апас районының Коштавылы авылында «Минем беренче намазым» дигән бәйге узды. Бу көнне ислам дине дәресләре алучы балалар имтихан тотты. Биредә моннан өч ел элек мәдәният йортында сабыйларга дин дәресләре укыта башлыйлар. Беренче елны 7 бала йөрсә, быел аларның саны 17гә җиткән. Шунысы сөендерә: сабыйлардан күреп, өлкәннәр дә дин юлына баса икән.

Коштавылы мәчетендә әлеге төзекләндерү эшләре бара. Әнә шуңа да балаларны мәдәният йортында укыта башлыйлар. Ислам хәзрәт Гыймадиев авылдагы балаларның дингә тартылуларына сөенеп бетә алмый.
– Бик сөенечле хәл. Әле узган ел бу балалар кечкенә сүрәләр генә өйрәнә алса, быел инде намаз укырга өйрәнгәннәр. Укытучылары Гөлназ Латыйповага рәхмәт. Атнага бер укытса да, сабыйлар күңеленә орлык сала алган. Күпме хезмәт кирәк бит моңа. Рәхмәттән башка сүз юк, – ди ул.

Ислам хәзрәт авылдашларына да үгет-нәсыйхәт бирде. «Әле миңа иртә, дип соңга калмасак иде», – диде ул.
– Изге эшләр эшләп, догалар өйрәнеп яшик. Аллаһы Тәгалә алдына барасыбыз бар. Аннан кире кайтыр юллар юк, – ди ул.

Гөлназ Латыйпова әйтүенчә, интернет заманында сабыйларга дога укыту җиңел түгел.
– Аларны гел үсендереп, җәлеп итеп торырга кирәк. Чакырып китереп кенә укытып булмый. Сабыйларны укытырга бик хыялландым. Әмма мөмкинлекләр юк иде. Башта укытып, аннан тәмле итеп чәйләр эчертеп аласым килде. Бу теләгемне Казандагы «Апас» якташлык җәмгыятенең вице-президенты, авылдашыбыз Наил Галиуллин ишетеп алды. Аңа калган якташлар кушылды. Бүген 7–8 кеше сабыйлар өчен тәм-томнар биреп тора, – ди ул. – Бер теләгем бар: без өйрәткәнне өйдә дә кабатлатучы кеше булсын иде. Җаныбыз тәнебездә чакта догалы булсак иде. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алу өчен тырышырга кирәк.
Балалар быел ел буе намаз зикерләрен ятлаган. Һәр доганы дөрес итеп укырга да өйрәнгәннәр. Без килгәндә дә, укучылар кат-кат дога кабатлый иде.


– Миңа биредә бик ошый. Намаз укырга да өйрәндем. Күңелемә рәхәт. Догалар белү кирәк, – ди дин сабаклары алучы Мәликә Минһаҗева.
Сигез онык сөюче Нурия апа сабыйларга мондый мөмкинлек тудырган якташларына бик рәхмәтле. Ялларда ике оныгы биредә белем алган икән.

– Мондый укыту башлангач, бик сөендек. Дингә өйрәтү начар түгел бит инде. Оныкларга үзем дә белгәнемне өйрәтәм. Алар да мине дөресләп куя. Укытучыбыз бик белемле. Аның янына барасылары килеп кенә тора. Авылда әллә нинди түгәрәкләр юк бит инде. Менә шушы дәресләр өчен зур рәхмәт, –ди ул.
Авылда остабикә хезмәтен үтәүче Нурия апага быел сабыйларның дога укуын бәяләргә туры килгән.
– Кул күтәреп дога укучы балаң булу – зур бәхет бит инде ул. Шуңа шатланабыз. Бу балалар начар эш эшләмәс, дип уйлыйбыз. Сабыйлар районга  барып та, бәйгедә катнашып кайттылар. Быел намазга өйрәнә алдылар. 17 баланың дин сабагы алуы – авыл өчен зур сан. Догачыларбыз бар дип шатланып торабыз, – ди ул.
Мәдәният йорты җитәкчесе Тәскирә Хафизова намазга баскан балалар өчен бик сөенә. Шул балалар арасында үзенең дә улы бар. Айназ бик матур итеп азан әйтергә дә өйрәнгән.
– Без бу эшне балалар бисмилла әйтергә өйрәнсен дип башлаган идек. Алар бисмилла гына түгел, намаз өйрәнгән. Өйләренә кайтып, әти-әниләрен дә өйрәтәләр. Балалар дингә килсен өчен бик тырышырга кирәк. Алар бит – безнең киләчәк, – ди Наил Галиуллин. – Үзем дә – мәчеткә йөргән кеше. Укый башлаганда 20 булсак, тәмамлаганда 5–6 кеше кала. Ә монда киресенчә, сабыйлар саны арткан. Менә шунысы күңелгә рәхәт.

Наил абый, баланың күңеленә дога кертеп, без аның «нигез»ен салабыз, ди. Йортныкы кебек.
– Әгәр нигезе нык икән, аңа әллә ничә катлы итеп йорт төзергә була, – ди ул. – Килгән кунакларга чиксез рәхмәт. Авылыбызны онытмасак иде. Бергәләп булышсак, ярдәм итсәк, авыл яши. Аның киләчәге өметле.
Биредән берәү дә бүләксез китмәде. Россиянең атказанган табибы Рәшит Байбиков белән Наил Галиуллин сабыйларга бүләкләр таратты. Җиңү яуламаучылар да читтә калмады. Аларга эшмәкәр авылдашлары акчалата бүләк өләште.
Табиб Рәшит Байбиков исә һәр кешегә саулык теләде.
– Балаларыгыз сөендереп торсын. Гел бергә булыйк. Әлеге бәйрәмне киләчәктә дә дәвам иттерик, – диде ул.
Соңыннан сабыйлар курчак театры спектаклен карады.

 


Фикер өстәү