Тамак түгел, күңел йөртсен. XI Республикакүләм ифтардан репортаж

Быелгы Республика ифтарыннан күпләр әнә шундый уйлар белән кайткандыр, мөгаен. Юк, мөселманнар көтеп алган әлеге мөһим вакыйганы оештыручылар бакчасына атылган таш түгел бу. Бирегә кунакка килгән кайбер кардәшләребезнең кыланмышыннан соң күңелгә кереп оялаган каршылыклы хисләр…

«Казан Экспо» бусагасын атлап керүгә үк, бөтенләй үзгә мохиткә килеп эләгәсең. Үзебезчә – мөселманча киенгән кардәшләрдән зал гөжләп тора. Араларында төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, чит төбәкләрдән кунаклар, мохтаҗлар һәм аз керемлеләр – барысы да бар. Моңа кадәр үткәрелгән кайбер кәттә ифтарлардан аермалы буларак, халыкны ниндидер катлауларга аеру, VIP дип масаюлар юк биредә.

Яшермим: ифтарда быел 11 меңнән артык кеше катнашачагын белгәч, бу кадәр халыкны ничек көйләп, чараны ничек оештырып чыгарлар икән, дигән шик бар иде. Куркынычсызлык мәсьәләсе дә борчымады түгел. Әмма биредә һәр нәрсә барлык нечкәлекләренә кадәр уйланган. Ишек төбендә каршы алган волонтер кызлар билетың бармы-юкмы икәнлекне барласа, эчкә үткәннән соң исә сак хезмәткәрләре чарага килгән һәркемне җентекләп тикшереп кертте.

Программада табын янында ифтар кылу вакыты ярты сәгатькә соңрак дип күрсәтелгән иде. Уразалы кеше намаз укылган залда ук авыз ачарга тиеш була, димәк. Оештыручылар анысын да исәптә тоткан. Керә-керешкә һәркемгә кечерәк кенә бер шешә су бирәләр. Шунда ук намаз уку бүлмәсенә кергәндә тышкы аяк киемен салып кую өчен пакет та тоттырып җибәрәләр. Хәзер кая барыйм икән, дип тә баш ватасы юк. Бар нәрсә күрсәткечләрдә, элмә такталарда тәгаен аңлатылган.

XI Республикакүләм ифтардан ФОТОРЕПОРТАЖ

Елдагыча республика ифтарында хәләл кибет оештырылган иде. Анда хәләл тәм-томнан башлап, бизәнү әйберләре, милли кием-салым һәм башка әйберләр урын алган. Фойеның бу өлешенә зур павильонда бәйрәм чарасы башланып киткәч тә тузан төшмәде. Әлки районыннан килгән Мәдинә Абзалова кызларына ифтар күчтәнәче итеп ике яулык алды. Республика ифтарында катнашу өчен, Кадыш бистәсендә яшәүче туганнарына кичтән үк килеп кунган ул.

– Мондый милли бизәкле яулыкларны телевизордан рекламада гел күрсәтәләр. Казанга барсам, алырмын дип кызыккан идем. Монда да саталар икән. Ел саен шушы зур ифтарга барасым килеп кала иде. Андый җиргә җыена башласаң, гел бер сәбәбе чыгып тора бит. Әле бакча дисең, әле нәрсә. Быел бернәрсәгә кармыйча, барам, дидем. Үлгәнче бер күреп каласы иттем, эш качмый ул, – ди Мәдинә апа.

Быелгы ифтарга бай мәдәни программа да әзерләүләрен хәбәр иткән идек инде. Тантаналы ачылыштан соң ифтарга җыелучылар игътибарына «Дәрвиш» моноспектакле күрсәтелде. Буа дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриев бер сәгать чамасы берүзе сәхнә тотты. Тумышы белән шушы районнан булган данлыклы имам Нургали Хәсәновка багышланган әлеге спектакльдә күңелгә тигән, уйландыра торган урыннар шактый, фәлсәфәсе тирән иде. Әмма моны биредә утырган һәркемнең дә аңлавына гына шикләндем. Ник дигәндә, 11 мең кешене сыйдырган зур залда сәхнәдән килгән тавыш мизгел эчендә югалды. Ир-атлардан соң, залның икенче өлешендә утырган хатын-кызларга бөтенләй аһәң кебек кенә ишетелде ул. Беренче коймактагы бу төерләр киләсе елга исәпкә алыныр дип өметләнәсе килә.

Сәгать телләре 18 сәгать 49 минутны күрсәтә… Шушы залга җыелган бар мөселман, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп, җәмәгать белән ахшам намазы укыды. Алгы рәтләрдә улы белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та бар иде. Мәртәбәле кунаклар арасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Илчелегенең Россиядәге беренче сәркатибе Мөхәммәд Рәшид Әлмансури, Катарның Россиядәге илчесе урынбасары Абдулла Юсеф Әл Сааи, Төркия, Иран, Төрекмәнстан, Казахстан, Үзбәкстанның Казандагы генераль консуллары да шәйләнде.

Ахшам намазы укыганда, залда күңелгә шулкадәр рәхәт мохит урнашты. Һәркем бу мизгелдә, бар дөнья мәшәкатьләрен онытып, Аллаһка якынаерга, теләкләрен теләп калырга ашыкты. Дөрес, арабызда башка юнәлешкә ашыгучылар да шактый булды. Залда моноспектакль караучыларның бер өлеше, җәмәгать белән укылачак намаз башланганчы, залдан чыгып таю ягын карады. Чыгуга, туп-туры авыз ачу өчен өстәлләр әзерләнгән павильонга китте алар. Республика ифтарында күңелгә тигән тагын бер нәрсә әнә шул булды. Юкса һәркемнең кулында билеты бар, табындагы ризыклар да һәркемгә җитәрлек итеп әзерләнгән.

Әмма гаҗәпләнерлек хәлләр алдарак көткән икән. Намаз укучылар ифтар узачак залга кергәндә, халыкның бер өлеше табыннар янында утыра иде инде. Ул гына да түгел, кайберәүләр инде янындагы буш урыннардагы ризыкларны да, пакетка тутырып, өенә алып кайтырга әзерләп куйган. Башына түбәтәй кигән 60 яшьләр тирәсендәге абзыйның бу гамәлен күреп шаккаттым. Кисәтү ясауга да исе китмәде аның. Ишетмәмешкә салышып, шундук чукракка әйләнде. Соңрак социаль челтәрләрдә тагын бер ир-атның яңа корылган табынны бушатып йөргән видеосы таралды. Янындагы ак яулык япкан хатын-кыз исә табынның икенче ягындагы кеше әле кагылып та карамаган ризык тулы тәлинкәләрне пакетка тутыра. Берсе дә мохтаҗ да, гарип-гораба да түгел! Барысы да ыспай киенгән! Бөтен нәрсәләре бар! Оятлары, намуслары гына юк!

«Казан Экспо»дагы мохитне күреп, күңелләр нечкәреп, мөселман булуым белән тагын бер кат горурланып куйган идем. Көн азагындагы менә шушы күренештән соң, бу хисләрне алыштырдылар да куйдылармыни! Ә бит чараны шундый дәрәҗәдә оештыру өчен күпме көч түгелгән! Шушы 11 меңнән артык кешененең барысын да кабул итү, урнаштыру, ашату-эчертү бар нечкәлекләренә кадәр уйланылган!

Шушы табыннарны кору өчен җаваплы 600ләп волонтер да иртә таңнан бирле аяк өстендә бит! Әле күбесе үзләре дә уразада. Ниндидер дәрәҗә, файда өчен дә түгел, күңел кушканга алынган алар бу эшкә. Араларында, республика ифтарын оештырырга үз өлешемне кертәм дип, Мәскәү, Уфа, Төмән, Йошкар-Оладан ук килүчеләр дә бар. Әлеге чарада бишенче ел рәттән волонтер булып катнашучы Хәйрия Хәлитова, туган көн дип тормаган, ел да башкарган саваплы гамәленә алынган әнә. «Туган көн дип кенә бу мөһим чарадан кала алмадым. Күңелем шулай куша. Булышырга теләдем. Бу зур бәйрәмне көтеп алдым», – ди ул.

Республика ифтары әнә шундый күңел көтеп алган зур бәйрәм, мөселманнарны бергә җыя, берләштерә, уйландыра, күңелләрне пакьләндерә торган чара булып калсын, үз йөзен югалтмасын иде! Мөселманнар да бирегә тамак өчен түгел, күңел хакына йөрсен!

 

XI Республика ифтарында:

– 11 меңнән артык кеше катнашты.

– Алтышар кешегә исәпләнгән 1860 өстәлгә табын корылган иде.

– Бер кешегә уртача 800 сумлык ризык әзерләнде.

– Ифтарда катнашучылар пылау, кипкән җиләк-җимеш, камыр ризыклары, тәм-томнар, су, төрле җиләк-җимешләр белән авыз ачты. Оештыручылар киләсе елга төп ризык саналган пылауны башка ризыкка алыштырмакчы.

– Республика ифтарына билетлар киләсе елга да электрон рәвештә булыр, дип фаразлана.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү