Быел Сабан туеның кайчан узасы билгеле

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов быел Сабан туе бәйрәмен уздыру турындагы Указны имзалады. Казанда милли бәйрәм 23 июньдә, ягъни якшәмбе узачак.

Чаллыда Сабан туе 15 июньгә билгеләнгән. Указда әйтелгәнчә, татар халкының милли бәйрәме авыллар да һәм район үзәкләрендә 8-9 июньдә узачак.

Татарстан Рәисенең тагын бер Указында “Каравон” рус халык бәйрәмен 26 майда оештыру турында әйтелә. Билгеле булганча, әлеге бәйрәм Лаеш районының Никольское авылында уза.


Фикер өстәү