Коточкыч вәхшилек: бер ир кешене үтереп, йөрәген ашаган

Башкорстанның Көергәзе районында котчыкмалы җинаять очрагы булган. Хәбәрләргә караганда, вәхши бер кешене балта белән сугып үтергән, шуннан соң йөрәген пычак белән кисеп алган, дип яза “NewsBash”.

Әмма вәхшилек моның белән генә дә төгәлләнмәгән әле. Үтерүче, җүләрләнгәндәй, җәмәгать транспорты тукталышына “очып” килгән дә корбаныннан кисеп алган әгъзаны биредә кешеләрнең күз алдында ашый башлаган. Йөрәкнең калган өлешен шуннан узып барган пенсионер әбигә сузып, аны күмәргә кушкан.

Вәхши хокук саклау органнарына үзенең гамәлләрен, янәсе, йөрәген дәвалау өчен иблис кушканнарны эшләүгә бәйләп аңлаткан. Аның әйтүенчә, нәкъ менә иблис кеше үтерергә боерган һәм үлгән кешенең оҗмахка эләгәчәген вәгъдә иткән.


Фикер өстәү