Башкортстанда бер егет кешеләр күз алдында тукталышта кондукторны үтергән

Җинаятьтән соң, кеше үтерүче барысында апасына сөйли, ә тегесе полицияне чакырта.

Кичә иртән Стәрлетамакта 60 яшьлек кондукторны автобус тукталышында үтергәннәр. Һәлак булган кеше троллейбус кондукторы була. Шаһитлар сүзләренә караганда, үтерүче аңа пычак белән һөҗүм иткән, ул депога эшкә бару өчен транспорт көткән була.

Хатын-кызга һөҗүм «Арбат»җәмәгать транспорты тукталышында 04.30 сәгатьләрдә була. Полиция хезмәткәрләре вакыйга урынын карап чыктылар, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Шикләнелүчене тоткарлыйлар, ул 22 яшьлек егет булып чыга. Ул иртән хатын янына килеп, нидер сорый ләкин аңа җавап ошамый. Шунан соң ул пычак ала һәм берничә тапкыр хатынга кадый. Шуннан соң егет куркып кала һәм сеңлесе янына кача. Ул барысын да туганына сөйләп бирә, ә тегесе полицияне чакырта.

Хәзерге вакытта аның белән тикшерү эшләре алып барыла, хезмәткәрләр бу хәлнең барлык шартларын, шулай ук җинаять мотивларын билгеләргә омтыла, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Тикшерү комитетында.


Фикер өстәү