Төн эчендә әтиемнең чәче агарды…

Яшел Үзән районы Бакырчы авылында яшәүче туганнарым Динә һәм Равил Насыйбуллиннарның быел февраль аенда  алтын туйлары.

Равил абый 30 елдан артык районыбызда авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт итте, бригадир вазыйфаларын башкарды, алдынгы комбайнчылар рәтендә булды. Илкүләм газлаштыру чоры башлангач, районыбыздагы авылларны газлы итү эшенә керешеп, бик күпләргә зәңгәр ягулык бүләк итте. Һәр эшне зур җаваплылык белән, җиренә җиткереп башкарды, үзенә дә, башкаларга да таләпчән булды. Осталыгы һәм оештыру сәләте, алтын куллы булуы, тырышлыгы һәм ярдәмчеллеге, тормышны яратуы белән Равил Габделкәрим улы хезмәттәшләре һәм район халкы алдында олы хөрмәт казанды.

Динә апа хезмәт юлын укытучы буларак башлап,
30 елдан артык  китапханәче булып эшләде. Кешеләрне ярату, хезмәт сөючәнлек, яңалыкка омтылу, куйган максатларга ирешү кебек асыл сыйфатлар хас аңа. Укыткан укучылары, китап укучылары, бергә эшләгән хезмәттәшләре күңелендә аңа карата хөрмәт хисләре гел саклана.

Илле ел гомер эчендә гаиләне бөтен, күркәм итеп саклап калу өчен, минемчә, бик күп көч кирәктер. Хатын-кызның сабырлыгы да, ир-атның  ныклыгы да, балаларга бирелгән олы тәрбия дә, туган җанлылык,  тырыш хезмәт, килгән авырлыкларны җиңеп чыгарлык бердәмлек тә, сынауларда сынмас-сыгылмас көчле рух, иманлылык та кирәктер.

Икенче уллары сөйләгән вакыйга һич исемнән чыкмый.

  • Авыр хәлдә хастаханәдә ятканда, табибларның: «Төн эчендә аягы суынмаса, аякны саклап калып булачак», – дигән сүзләреннән соң, әтинең төне буе аякны тотып утыруы, шул вакыт эчендә чәчләренең агаруы күз алдымнан китми», –  дигән иде ул.

Сынауларны ничек кичергәннәрне сөйләп кенә бетереп булмый. Равил абыйның өздереп уйнаган гармун көйләрендә, аңа кушылып җырлаучы Динә апаның искиткеч моңлы тавышында сизеп була аны…

Равил абый белән Динә апа өч бала тәрбияләп үстерделәр, оныкларына әби-бабай җылысы бирәләр. Һәр баласы, оныгы өчен горурланып яшиләр. Ярдәмчел, туган җанлы, хезмәт сөючән, тырыш, иҗади һәм иманлы бу гаилә. Алтын туеңны кадерле балаларың, сөекле оныкларың, туганнарың белән бергәләп каршы алу – Аллаһ бүләгедер.

Гаилә елында илебездә бик күп гаиләләргә алтын туйларын каршылап, алга таба да имин илебездә тигезлектә яшәргә насыйп итсен иде.

 

 


Фикер өстәү