Хатын-кызга бәхет өчен нәрсә кирәк — парлы җырчылар җавап бирде

Хатын-кызга бәхет өчен нәрсә кирәк? Бу юлы сәхифәбез кунаклары – парлы җырчыларга әнә шундый сорау бирергә булдык. Ир-атлар ничек җавап бирер дә, хатын-кызлар ни әйтер?

Ты-ныч-лык

Бу катлаулы сорауга иң кыска җавапларның берсен Булат Бәйрәмовтан ишеттек. «Хатын-кызга бәхет өчен, беренчедән, сабырлык, икенчедән, булганына шөкер итү, өченчедән, сөйгәне ягыннан игътибар кирәк», – диде ул.

Ләйсән Гыймаева хатын-кыз бәхетен күңел тынычлыгыннан башка күз алдына китерми. «Билгеле, сәламәтлек тә, гаилә иминлеге дә бик мөһим. Шулай да, иң беренче чиратта күңел тынычлыгы кирәк, дип уйлыйм. Балалар, ир, дип кенә яшәргә түгел, ә үзеңә үзең җаныңа хуш килә торган, сине күңел төшенкелегеннән чыгара торган шөгыль табарга кирәк», – дип җавап бирде ул.

 

 

Хатын-кызга да авыр, ир-атка да…

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар бу сорауны концерт саен тамашачыларына да бирә икән. «Иң популяр җавап – акча, аннары мәхәббәт. Беркөнне бер хатын-кыз: «Шашлык!» – дип кычкырып җибәрде», – дип сөйли Алмаз. Хатын-кызга авыр булуын яхшы аңлый ул. «Мин Зөлфирәгә гел шулай дим. Бар нәрсәне җайларга, көйләргә кирәк. Пешерергә, чистартырга, юарга… Бала табарга, карарга, үстерергә… Әле, җитмәсә, ирне ир итү дә хатын-кыз җилкәсендә бит. Шуннан чыгып нәтиҗә ясасак, хатын-кызга бәхет өчен нәрсә кирәк булып чыга инде?» – диде Алмаз.

Без – бик катлаулы зат. Зөлфирә исә җавабын шуннан башлады. «Хатын-кызның төрлесе була. Кайберәүләргә бәхетле булу өчен гаиләсендә, күңелендә тынычлык булу җитә. Кемнедер эшендә зур уңышларга ирешү бәхетле итә. Ирләргә шуңа да кыен безне аңларга. Ә асылда безне аңларга кирәкми. Безне бит бары тик я-ра-тыр-га гына кирәк!» – диде Зөлфирә.

 

Баһлар җавабы

Илназ Баһ та сүзен бик кыска тотты. «Хатын-кызны бәхетле итәр өчен аны яратырга, игътибарыңны кызганмаска кирәк», – диде ул.

Гүзәл Идрисованың иң мөһим бәхет ачкычлары өчәү. «Беренчедән, үз сәламәтлегең. Бераз гына авырып китсәң дә, күзгә бернәрсә күренми башлый. Икенчедән, гаиләң тулы булу, балаларның саулыгы. Өченчедән, ирек, үзеңә вакыт булу. Теләгеңдә бар икән, кызлар белән очрашу, көне буе кибетләрдә йөрү, кыскасы, вакытыңны үзеңә генә багышлау мөмкинлеге булу. Безнең өчен бу да бик мөһим», – дип җавап бирде җырчы.

 

Икесенә бер җавап

Рамазановлар гаиләсе өчен Ризат җавап бирде. «Зинира да – шул ук фикердә», – диде ул. Ә алар өчен бәхет ачкычы – тынычлык. «Гаилә тынычлыгы. Бик гади җавап булып тоелса да, шуннан да мөһиме юктыр ул. Балаларыбыз исән-сау булсын, эшләребез уң булсын. Калганы була!» – диде гаилә башлыгы.


Фикер өстәү