Барыбыз да өйдә чакта: күңелебезгә вирус кермәсен

Ахыры хәерле булсын! Соңгы арада бу теләкне аеруча еш ишетергә туры килә. Быелгы иртә яз үзгә «холкы» белән генә түгел, «коронавирус», «карантин» дигән колакка ят сүзләре белән дә шаккаттырды. Гомер үзгәрмәс кебек тоелган тормыш агымына яңа тәртипләр кертте ул. Бөтен гаиләсе белән өйдә утыручылар да бар.

Коронавирус аркасында балаларның каникуллары гадәттәгедән иртәрәк башланды. Ата-аналар арасында да өйдән торып эшләүчеләр аз түгел. Теләсә кая чыгып йөрмәскә дә киңәш итәләр. Шул рәвешле, гаиләдә әле әби белән бабай да булса, берьюлы өч буын вәкиле көн буе бергә тора дигән сүз. Моңа кадәр иртән таралышып, кич белән генә җыелырга гадәтләнгән гаилә өйдә көн буе нәрсә эшли ала?

– Бу чор, бер яктан, сынау булса, икенче яктан, гаиләләребезне ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек. Тормыш алып барам дип дөнья куган арада әле кайчан якыннарыбыз белән шулкадәр озак вакыт дәвамында аралашып, бергә вакыт үткәрер идек?! Әти-әни игътибарына кытлык кичергән балаларга да күпме шатлык! Балачакта әти-әни өйдә булган көн безнең өчен дә бәйрәм иде бит, – ди психолог Алсу Закирҗанова. – Карантинда нәрсә эшләрбез дип баш ваткан гаиләләргә буш вакытларында бергәләп фильм, спектакльләр карарга, ерак киштәдән элеккеге фотоларны чыгарып, хатирәләрне яңартырга, якын кешеләрең белән бергә ашарга пешерергә киңәш итәм. Өстәл уеннары да берләштерә. Балалар белән бергә лего, конструкторлар төзү, мультфильм карау, китап уку да буш вакытны файдалы итеп үткәрергә ярдәм итәчәк.

Җырчы Ләйсән Гыймаева белән «ТМТВ» каналы алып баручысы Булат Бәйрәмов, коронавирус аркасында кеше күп җыелган урыннарга чыгарга ярамагач, өйдә кинотеатр оештырган. «Бергәләп фильм сайлыйбыз да, шуны компьютер аша экранга чыгарып, көнаралаш кино карыйбыз. Кызларым бик канәгать», – ди Булат. Бу атнада Дубайга очарга тиеш булган алар. Юлламаны декабрь башында ук алып куйганнар. Коронавирус аркасында планнары бозылса да, күңелләрен төшермиләр. Олы кызлары Таңсылу буш вакытында музыка белән шөгыльләнә, җырлар яза. Уртанчы кызлары Зифа рәсем ясау белән мәшгуль икән. Моңарчы укудан, дәрес әзерләүдән бушый алмаган апаларның төпчек сеңелләре белән уйнарга да вакытлары күбәйгән.

– Кешелек дөньясы өчен бер кисәтү бу, – ди Булат Бәйрәмов. – Дөнья куабыз, каядыр чабабыз, балалар үскәнен күрмичә калабыз. Алар көне буе мәктәптә. Укыгыз, тегеләй итегез, болай эшләгез, дигән булабыз. Шуңа күрә, карантин – бераз туктап, як-якка каранып, якыннарың, туганнарың, үзең, тормышың турында уйлап, дөрес бараммы, шулкадәр чабу кирәкме, дип уйланыр өчен бик яхшы чор. Гаиләңә, тормыш иптәшеңә булган мөнәсәбәтне карап чыгарга, башкарган эшеңә анализ ясап алырга, рухи үсеш өчен дә менә дигән мөмкинлек бу.

Бу көннәрдә Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары Лилия һәм Илнар Низамиевлар гаиләсендә дә тормыш гөрли. Балаларның вакытыннан алда башланган язгы каникулын файдалы итүнең яхшы юлын тапкан алар. Алар буш вакытларында танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен ятлый икән.

– Үзебез дә өйдә вакытны бушка уздырмаска тырышабыз. Пьесалар уку, әсәрләр сайлау, студентлар белән башкарасы эшләрне барлау, дисеңме… Авылдагы йортта да эш күп. Шуңа төзелеш материаллары сайлыйм. Хәләл җефетем Лилия авылга алып кайтып утыртырга чәчәк үсентеләре әзерли. Өйдә тик торган юк, кыскасы, – ди Илнар Низамиев.

Шәһәр халкы гади генә төчкерүгә дә хәвефләнеп караса, тормыштагы

һәр авырлыкны эш белән җиңәргә өйрәнгән авыл халкы коронавирустан әле дә булса курыкмый. Лаеш районының Сингел авылында яшәүче фермер Альмира Миңнуллина сүзләренә караганда, бүген хуҗлыкта эшләр аеруча кызу.

– Малларыбыз коронавирус дип тормый – бозаулыйлар, бәтилиләр. Күп вакытыбыз абзарда уза. Менә соңгы ун көндә генә дә 5 кәҗәм бәтиләде, 3 танам, 1 сыерым бозаулады. Өйдә бер-беребезне кичке якта гына күрәбез, – ди ул. Шулай да балаларга адым саен «кулларыгызны юыгыз» дип кабатлап торалар икән. «Карантин аркасында мәктәпләрдә язгы каникуллар иртә башланды. Әлегә дистанцион рәвештә укымыйлар. Балалар ял итә. Әмма интернет аша теркәлеп куйдык инде. Ничегрәк укырбыз – күз алдына да китермим», – дип борчыла Альмира ханым.

Мамадыш районының Катмыш урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфия Гыйззәтуллина да, авылларга коронавирус дигән афәт килеп җитә алмас, дип ышана.

– Элеккечә үк укуны дәвам итсәк тә булгандыр, минемчә. Без алтынчы сыйныфта укучы улым белән бергә яшибез. Йорт эшләрен бергә башкарабыз, ашарга да бергәләп пешерәбез. Уку буенча миннән ярдәм сораганы юк, чөнки ул яхшы билгеләргә укый, – ди ул. – Карантин аркасында ата-ана белән баланың мөнәсәбәте якыная дигән фикер белән килешмим. Бала һәрвакытта да әти-әнинең күз алдында булырга тиеш. Бигрәк тә үсмер чорда аларга өлкәннәрнең киңәше, теләктәшлек итүе кирәк. Бала һәрвакыт әти-әнигә ышанырга, аларның ярдәмен тоярга тиеш.

Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ, «Сәләх» мәчете имамхатыйбы:

– Коронавирус аркылы Аллаһы Тәгалә үзенең кодрәтен күрсәтә. «Теләгем булса, сез берни эшли алмыйсыз. Сез – зәгыйфь адәм балалары. Үз зәгыйфьлегегезне аңлап, йөзегезне Аллаһы Тәгаләгә таба юнәлтегез», – дигән фикер җиткерергә тели ул. Коронавирус аркасындагы карантин якыннарыбыз белән күбрәк бергә булырга мөмкинлек бирә. Өлкән яшьтәге әти-әниләребезгә дә игътибар артачак. Аларга хәзер урамга чыгарга ярамый бит. Күчтәнәчләр белән әти-әниебезнең хәлен белү, күрешү, аларга ниндидер матди ярдәм күрсәтү өчен дә мөмкинлек барлыкка килә. Кеше сәламәтлекнең кадерен белә башлады. Кеше, дөнья куып, әти-әниләрен, балаларын да юньле-башлы күрми хәзер. Баланы хәзер күп очракта балалар бакчасы тәрбияли. Ә бу карантин безгә якыннарыбызга булган игътибарны арттырга ярдәм итә. Фикерләү, дога уку, изге гамәлләр кылу өчен дә вакыт күбәя. Кызганыч, бүген без коронавирустан Аллаһы Тәгаләгә караганда да күбрәк куркабыз. Коръәндә: «Аллаһы Тәгаләнең әмере булмаса, безгә теге яки бу зарар килмәс», – диелгән. Аллаһының әмереннән башка яфрак та селкенми. Шуңа күрә барлык саклык чараларын күргәннән соң кеше Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылырга тиеш.

Психолог Алсу Закирҗанова коронавирус шартларында гаиләдә түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итә:

– озак вакыт бергә булганда иң яраткан, иң кадерле кеше дә туйдыра башлый. Ник дигәндә, андый чакта аның моңарчы сез игътибар итеп бетермәгән гадәтләре, холык үзенчәлекләре ачыкланырга мөмкин. Шуңа күрә гаиләдә андый хәл килеп чыга калса, сабыр булыгыз. Без беребез дә фәрештә

түгел бит;

– коронавирус шартларында гаиләдәге тынычлыкны саклап калу өчен иң элек вакытны дөрес бүлеп, моны өйдәгеләргә дә аңлатырга кирәк. Әйтик, фәлән сәгатьтә шушы эшне башкарачакбыз, аннары бергәләп фәлән эшкә тотынабыз, дип көн дәвамында башкарачак эшләрне барлап чыгу хәерле;

– форсаттан файдаланып, бергәләп өй юсагыз, җыештырсагыз да була. Бу эш чисталык урнаштырып кына калмыйча, гаиләне тагын да берләштерәчәк;

– карантин – балалар белән өстәмә шөгыльләнү, уйнау, фикер алышу, файдалы тапшырулар, фильмнар карау, аш бүлмәсендә тәҗрибәләр үткәрү өчен дә менә дигән мөмкинлек. Үзегез турында да онытмагыз. Күптән кызыккан китабыгызны уку, кул эшләре башкару, ниндидер онлайн-тренинглар үтү, киләчәккә планнар кору өчен дә вакыт табыгыз;

– ниндидер кысага керткәндә, балалар көйсезләнә, ирек таләп итә башлый. Шуңа күрә йортыгызда балаларга рәхәтләнеп котырып уйнап «пар» чыгару өчен урын табыгыз. Хәрәкәт җитмәү аркасында өлкәннәрнең йокы режимы бозылырга, ашкайнату системасында хилафлыклар пәйда булырга мөмкин. Шуңа күрә физик күнегүләр эшләргә дә вакыт табыгыз;

– вирустан саклану – дөньядан качып яту дигән сүз түгел. Хәзер скайп кебек видеомессенджер ярдәмендә Җир шарының теләсә кайсы почмагында яшәүче якын кешең белән күңелен теләгән кадәр гәпләшеп була. Бу мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмагыз;

– буш вакытта гаилә бюджетында тикшерү уздырып алсагыз да ярый. Әйтик, ярты ел дәвамында гаиләдә нәрсәләргә акча тотылган? Ничек эшләсәң, акча янга каласы булган? Мондый анализ алдагы көннәрдә акчаны чамалап тотарга ярдәм итәчәк;

– коронавирус турындагы хәбәрләрне сирәгрәк карарга тырышыгыз. Дөньяда әлеге чирне күпме кеше йоктыруы, аның аркасында никадәр кешенең гомере өзелүен гел күзәтеп барсаң, төшенкелеккә дә бирелүең бар;

– адым саен яңгыраган хәбәрләрне балалар да ишетә бит.  Коронавирусны халыкка үлем-китемгә китерүче куркыныч вирус дип тәкъдим итәләр. Билгеле булганча, балалар үлемнән, әти-әнисен, якыннарын югалтудан курка. Шуңа күрә дөньяда ниләр майтарылуын, коронавирусның нәрсә икәнен җайлап кына аларга да аңлатырга онытмагыз;

– карантин чоры – ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләрнең ныклыгын тикшерү өчен дә бер мөмкинлек. Көннәр буена икәүдән-икәү генә калгач, ир белән хатын гел сүзгә килсә яки сөйләшер сүзләре, уртак кызыксынулары юклыгы ачыкланса, уйланырга җирлек бар. Әмма шушы башлангыч чорда мөнәсәбәтләрне саклап калып була әле;

– күп вакытыңны гаилә белән уздыруны җәза итеп түгел, бәхет итеп кабул итегез.


Фикер өстәү