Рөстәм Миңнеханов Рамазан ае һәм Май чабу өчен тиешле шартлар тәэмин итәргә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рамазан ае һәм Май чабу атнасы барышында дини йолалар һәм төрле чаралар үткәрү өчен тиешле шартлар тәэмин итәргә кушты. Бу хакта ул Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә әйтте.

— Иртәгә кич, кояш баеганнан соң, изге Рамазан ае башлана. Мөселманнар ислам баганаларыннан берсе булган уразага керә. Шулай ук 11 марттан Май чабу атнасы башлана. Бу вакыйгаларның бергә туры килүе бик яхшы, — дип искәртте Татарстан Рәисе.

Ул район һәм шәһәр башлыкларына урыннарда Май чабу атнасына багышланган чаралар оештырырга кушты.
Моннан тыш, Татарстан Рәисе Рамазан аенда – мөселманнар һәм Май чабу атнасында христианнар өчен йолаларны оештыруда тиешле шартлар тәэмин итүгә, шулай ук иминлек һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча чаралар күрүгә игътибар юнәлтте.

Быел изге Рамазан ае 10 март кичендә башлана һәм 9 апрельдә тәмамлана. Май чабу атнасы 11 марттан 17 мартка кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү