Татарстанда өйләнешүчеләр һәм аерылышучылар саны кимегән

Былтыр Татарстанда өйләнешүчеләр һәм аерылышучылар саны кимегән. Бу хакта «Татарстанстат» хәбәр итә.

Рәсми мәгълүматларга караганда, 2023 елда республикада 25 мең 220 мең пар кавышкан. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу — 8,7 процентка кимрәк. 2022 елда 27 мең 433 гаилә төзелгән булган.

Узган ел аерылышучылар 301 парга кимеп, 14 мең 267 очракны тәшкил иткән.


Фикер өстәү