Үзем сынадым: укучыларыбыздан килгән киңәшләр

Какырыктан котылдым (Флүрә Низамова. Әлмәт)

Ике атнадан бирле какырык купмыйча интектерде. Бер көнне ирем, минераль су белән кайнар сөтне кушып эчсәң, ютәл бетә икән, дип ишетеп кайткан. Чынлап та, болай эшләгәндә ютәл дә бетә, какырык та куба икән.

 

Йөткерүдән чөгендер ширбәте

Уртача зурлыктагы чөгендерне яхшылап юып, өстен капкач кебек итеп кисеп алыгыз. Зур булмаган чокыр ясап, 2 чәй кашыгы шикәр комы салыгыз. Микродулкынлы мичтә 5 минут пешереп алыгыз. 20–25 минут духовкада пешерсәң дә ярый. Барлыкка килгән сокны кичен, иң яхшысы йоклар алдыннан эчегез. Беренче тапкыр эчкәннән соң ук файдасы тия. Балалар да бик яратып эчә.


Фикер өстәү