Кытай машиналары саны буенча Татарстан бишенче урында

Кытайда җитештерелгән машиналар саны буенча Татарстан илдә бишенче урында. Бу хакта «Автостат» агентлыгы төзегән рейтингта әйтелә.

Исемлектә беренче урынны Мәскәү алган. Россия башкаласында Кытайда җитештерелгән 209 мең машина теркәлгән. Икенче урында – Мәскәү өлкәсе (122 меңнән артык), өченчедә – Санкт-Петербург (78 мең тирәсе).

Краснодар өлкәсендә 69,1 мең Кытай машинасы бар. Татарстанда исә бу күрсәткеч 45,3 меңне тәшкил итә. 2024 ел башында Россияә барлыгы 1,5 миллион Кытай машинасы булган.


Фикер өстәү