Украина ДРГ көчләре Россиягә өч юнәлештә бәреп керергә тырышкан

Украина диверсантлары Белгород һәм Курск өлкәләренә үтеп керергә тырышкан, дип хәбәр итте Оборона министрлыгы.

«Иртәнге өчләр тирәсендә гражданнар объектларында интенсив атудан соң Украина террористик формированиеләре танклар һәм хәрби бронялы машиналар ярдәмендә Россия Федерациясе территориясенә бәреп керергә омтылды», — диелә пресс-релизда.

Боевиклар бер үк вакытта Белгород өлкәсенең Одноробовка, Нехотеевка һәм Сподарюшино торак пунктларындагы өч юнәлештә һөҗүм итәргә тырышып караганнар.
Россия хәрбиләре барлык һөҗүмнәрне тар-мар иткән, дошманга карата авиация һәм артиллерия һөҗүмнәрен ясаган. Дәүләт чикләрен бозуга юл куелмаган.


Фикер өстәү