Бу хәл Свердловск өлкәсе Полевской шәһәрендә булган, дип яза “KazanFirst” «URA.RU” хәбәренә таянып.
Басма мәгълүматларына караганда, бала әнисенең сөяркәсе әйберләре арасында синтетик наркотикларны табып ашаган. Ана кеше баласының үз-үзен сәеррәк тота башлавын сизеп алган. Сабыйны тиз генә хастаханәгә озатканнар. Ул авыр хәлдә.
Басма хәбәренә караганда, ир-ат берничә тапкыр хөкем ителгән булган.
Килеп туган хәлне балигъ булмаганнар эшләре бүлеге контрольгә алган. Хәзер кызчыкның әнисенә ана бурычын үтәмәгән өчен җавап бирергә туры киләчәк.