«Уртак йорт булыр дип ышанам»: Рөстәм Миңнеханов Яңа Турада мәчет ачылышында катнашты

Яңа Тура авылы халкы өчен сөенче: Яшел Үзән районында яңа иман йорты ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Рәисе дә катнашты.

Мәчет 250 урынга исәпләнгән. Биредә хатын-кызлар өчен аерым, ир-атларга аерым заллар бар. Шулай ук балалар белән дәресләр алып бару мөмкинлеге дә каралган. Аллаһ йортын төзү хәйриячеләр акчасына һәм Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды белән берлектә алып барылган.

Алга таба мәчет һәм якындагы территорияне төзекләндерү планлаштырыла. Биредә мәдрәсә, никах үзәге, кунакханә һәм балалар бакчасы ачылачак. Шулай ук спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыклары барлыкка киләчәк.

– Рамазан аенда шушындый шатлыклы вакыйга! Мәчет төзелешенә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәтемне белдерәм. Бу – бик зур һәм рәхмәтле эш, – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, мәчет ачылышы Яңа Тура авылы халкы өчен көтелгән вакыйга иде, ди.

– Мәчет уңышлы урында урнашкан. Бу территория әле үсәчәк. Янәшә олы юл төзелә. Якында гына сәнәгать паркы. Анда төрле милләт вәкилләре, җәмгысы 17 меңнән артык кеше эшли. Мәчет барысы өчен дә уртак йорт булыр дип ышанам, – диде район башлыгы.

Моннан тыш бу көнне республика Рәисе Татарстан митрополиты белән православие үсеше мәсьәләләре турында да сөйләште, Казан Богородица монастыренда булды. Аерым алганда, Рөстәм Миңнехановка Никола Тульский гыйбадәтханәсе бинасын, корпусларны, чиркәү-мәхәллә мәктәбе бинасын күрсәттеләр. Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта әлеге объектларны тикшерү эшләре бара. Ул исә:

– Яңарту эшләре нинди чыгымнар таләп итәсен аңларга кирәк. Бу объектларны төзекләндерү – изге эш, – диде.

Сүз уңаеннан, Рәис үзенең «Телеграм» сәхифәсендә мөселманнар һәм православие вәкилләре өчен мөһим вакыйгалар турында искә төшерде.

– Мөселманнар өчен рамазан ае башланды, православие динен тотучыларның Бөек Посты башлана. Барыбыз да догаларыбызда үзебезгә һәм якыннарыбызга саулык, уртак Ватаныбызга тынычлык һәм иминлек телик! – дигән Рөстәм Миңнеханов.

 

Ренат Вәлиуллин, Татарстан Халыклары ассамблеясы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе:

– Динара һәм милләтара дуслыкның безнең республикада шундый дәрәҗәдә куелуы – Россия өчен үрнәк. Моны инде бер генә тапкыр мисал итеп китермәделәр. Татарстанда халыкларның үзара дус яшәве генә түгел, ярдәмләшеп яшәве – хәтта ки чит илләр өчен дә матур үрнәк. Иң мөһиме – үзара хөрмәт белән яшәү. Бу бит юктан бар була торган күренеш түгел. Моңа бик күп факторлар, шул исәптән тарихи сәбәпләр дә йогынты ясый. Бу территориянең электән дә күпмилләтле булуы һәм әлегәчә шул юлдан атлавын күрәбез. Татарстан җитәкчелеге алып барган сәясәте дә мөһим роль уйный. Һәрбер милләт үзенә игътибар барлыгын тоеп яши. Кечкенә йә зур милләт дигән төшенчә юк ул. Бар «милләт». Республикада барлык милләтләргә үсеш, матур тормыш алып бару өчен шартлар тудырылган.


Фикер өстәү