РКБда, баласына дөньяга килергә ярдәм иткәннән соң, хатын-кыздан бик зур шеш алганнар

Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәге табиблары баласына дөньяга килергә ярдәм иткәннән соң хатын-кыздан гаять зур шеш алган. Бу хакта “Татар-информ” РКБның матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Әлмәттән 29 яшьлек хатын-кыз беренче тапкыр йөккә узганчы ук күкәйлегендә шеш барлыгын белгән. Ул чагында шеш әле кечкенә булганлыктан, белгечләр аңа тимәскә карар иткән.

Баласын тапканнан соң шеш күбрәк үскән. Яшь ана операция ясатырга әзерләнеп йөргән бер мәлдә, икенче баласына йөккә узуын белеп алган. УЗИда аңа баласын тапканнан соң 5 см озынлыктагы шешне алдырырга кирәк булачагын әйткәннәр.

Ханымга “кесарево сечение” билгеләгәннәр. Операция вакытында РКБның акушер-гинекологлары Әхмәд-Әл-Аккуми белән Лидия Шебиб шешнең УЗИда әйтелгәннән күпкә зуррак булуын (зурлыгы 23х12 см тәшкил иткән) ачыклаган. Медиклар, нарасыйны дөньяга килергә ярдәм иткәннән соң, бик зур саклык белән шешне дә алганнар. Шулай итеп, табиблар 45 минут эчендә берьюлы ике операцияне бик уңышлы төгәлләп куйганнар.


Фикер өстәү