Татарстанда Россия Президентын сайлауда 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шуларның 11 меңе — сәяси партияләр һәм кандидатлар вәкилләре. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев әйтте.
Аның сүзләренчә, сайлау участокларында күзәтүчеләр зал тутырып утыра.
— Көн дәвамында алар сайлауларны бик яхшылап күзәтә. Миңа калса, Иҗтимагый күзәтү үзәге — ул сайлауның законлы рәвештә узуының нигезе, — диде Кондратьев.
Билгеле булганча, Россия Президентын сайлауда халыкара күзәтүчеләр дә катнаша.
— Алар белән аралаштым. «Бездә мондый нәрсәнең булганы юк» диләр. Сайлауда күзәтүчеләрнең катнашуы, чыннан да, тавыш бирүнең гаделлеген раслый, — диде Андрей Кондратьев.
Билгеле булганча, сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.