Татарстанда яңа эш атнасы явым-төшемсез башлана

Бу хакта республика Гидрометеоүзәге хәбәр итте.
Дүшәмбе – 18 мартта Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, дип хәбәр итә республика Гидрометеоүзәге. Көньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метрга кадәр җил.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, көн дәвамында термометрның терекөмеш баганасы 0…+5 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә һава температурасы -7…-12 градус тәшкил итәчәк. Юлларда – бозлавык.


Фикер өстәү